+16 °С
Болытлы
Калмашбаш авыл мәдәният йортында атна саен диярлек төрле чаралар үткәрелә. Әлеге мәдәни учакның хезмәткәрләре – үз эшенең чын осталары. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле.
Күптән түгел авыл клубында Рәвис Сабитов белән Урал Шәяхмәтовның иҗат юлына багышланган күркәм концерт программасы оештырылды. Чарада Ринад Вәкил улы Кәримов җитәкчелегендәге “Идел” халык уен кораллары оркестры һәм гармунчылар ансамбле катнашты.