Очрашу "Аҗаган" хәрби-спорт уенының мәктәптәге этабы узган көнгә туры килде. Яугир 6-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар белән җанлы әңгәмә корды. Әңгәмә махсус хәрби операция башлану тарихы белән башланды, якташыбыз Русия хәрбиләренең батырлыклары турында бәян итте. Очрашуда шулай ук Туган илгә мәхәббәт, армиядә хезмәт итү кирәклеге, хезмәт бурычларын үтәү турында сүз барды. Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, җитди сораулар да бирделәр. Чара барышында солдатларыбызга тылдан килгән ярдәм итү темасы да күтәрелде. Якташларыннан килгән җылы хатлар һәм туган якларыннан килгән посылкалар һәр хәрби хезмәткәрнең җанын җылыта, аларның сугышчан рухын саклый. Очрашу укучылар өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Мондый чаралар илебез өчен горурлык хисе тәрбияләүгә булышлык итә, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли.