-4 °С
Болытлы
Сәкинә әби озак еллар авыл хуҗалыгында эшләгән. Хезмәт ветераны бүгенге көндә кызы һәм кияве белән Тукай авылында матур итеп гомер итә. Олуг гомер бәйрәме белән аны Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Усманова тәбрикләде.
9 дистәне лаеклы хезмәттә үткән Сәкинә апа хөрмәтенә иң изге теләкләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.
Сәкинә әбигә без дә ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез! Аны гасыр бәйрәме белән дә котларга насыйп булсын!