ИГЕНЧЕ
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
14 август , 15:55

Скутер яки мопед алып балагызны һәлакәткә дучар итмәгез!

Белүебезчә, җәйге чор җитү белән урамнарда һәм юлларда мототранспорт күбәйде. Мотоцикл, скутер, мопед кебек транспорт чаралары  хәзерге яшүсмерләр арасында бик популяр, модалы транспорт төрләреннән санала. Алар катнашлыгында юл-транспорт фаҗигаләре очраклары турында да еш ишетеп торабыз.

Скутер яки мопед алып балагызны һәлакәткә дучар итмәгез!
Скутер яки мопед алып балагызны һәлакәткә дучар итмәгез!
 Статистикадан күренгәнчә, иң күп бәла-казалар   нәкъ менә мотоциклчылар белән бәйле. Өлкәннәр һәм махсус транспорт йөртү таныклыгы булганнар гына түгел, ә балигъ булмаганнар да мотоцикл руле артына утыруы аларның сәламәтлеге өчен хәвеф тудыра. Алар күпчелек очракта хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмыйлар һәм тизлекне арттыралар. Төннәрен мопед тавышлары районда яшәүчеләрне төнге йокыларыннан аера, аеруча өлкән яшьтәгеләр   күп уңайсызлыклар кичерә.  Районыбыз юлларында ике тәгәрмәчле  транспорт чараларына  идарә итүче яшүсмерләр елдан-ел күбрәк очрый. 
Полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы Руслан Илһам улы Төхбәтуллин белдерүенчә, соңгы вакытта республика юлларында ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан  юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә.  
Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Эльза Данис кызы Исмәгыйлева да  бүгенге көндә мототранспортның иң хәвефле транспорт рәтенә керүен билгеләде.  Аның билгеләвенчә, районда июнь-июль айларында РФ Административ хокук бозулар  кодексының 12.7 маддәсенең  1нче өлеше буенча гына да 14  беркетмә төзелгән. Административ җаваплылык 16 яшьтән башлана. Әгәр 16 яше тулмаган үсмерне тоткарласалар, административ беркетмә ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен РФ КоАПның 5.35 маддәсенең 1нче өлеше буенча ата-аналарга төзелә. Хәтта 12.7 маддә  буенча җаваплылыкка тартылган очракта да, 5.35 матдәнең 1нче өлеше буенча ата-аналарга беркетмә автомат рәвештә төзелә. Июнь-июль айларында районда ата-аналарга 23 административ беркетмә төзелгән. Транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган барлык үсмерләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районындагы балигъ булмаганнар бүлегенә   профилактик исәпкә куела.
  Мопед һәм скутерлар белән идарә итү өчен «М» категорияле   транспорт йөртү таныклыгы кирәк. Бу категория бары тик 16 яше тулганнарга гына бирелә. Мотоцикл белән идарә итү исә 18 яшьтән рөхсәт ителә.  “М” категориясенә укыту Уфада уздырыла, ә «А» категориясенә таныклык алу өчен укыту үзебездә, шулай ук Дүртөйле, Уфа шәһәрләрендә үтү мөмкинлеге бар.
Соңгы вакытта яшүсмерләр арасында питбайк, квадроциклда йөрүчеләр дә юк түгел. Питбайк ул – гомуми файдаланудагы юлларда йөрү  өчен каралмаган актив ял итү өчен спорт инвентаре. Аларда йөрү өчен  таныклык кирәкме? Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор бу хакта да аңлатмалар биреп үтте: 
  “Мотодромнарда һәм ябык мәйданчыкларда питбайклардан файдалану өчен машина йөртү таныклыгы таләп ителми. Әмма әгәр питбайк йөртүче юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылса, аның гамәлләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу дип билгеләнә. Скутер, мопед, питбайк, квадроцикл – әйләнә-тирәдәгеләр өчен югары куркыныч чыганаклары, шуңа күрә алар белән идарә итү хокукы билгеле бер таләпләргә җавап бирүче затларга бирелә. Бу категориягә идарә итү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырырга кирәк. Балигъ булмаган машина йөртүчегә (аңа 16 яше тулмыйча) мопед, мотоцикл һәм башка автомобиль белән идарә итү хокукы булмаган килеш идарә иткән өчен РФ Администратик кодексының  12.7 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә 5-15 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага җибәрелә. Бездә алар   Бакалы авылындагы стоянкага урнаштырыла һәм анда шактый күп чыгымнар таләп ителә”, – диде балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Эльза Данис кызы Исмәгыйлева.
Юл хәрәкәтенә күзәтчелек сыйфатын яхшырту, аварияләрне кисәтү, хәлне тотрыкландыру максатыннан районда балигъ булмаган мототранспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуны булдырмас өчен максатка ярашлы эшчәнлек алып бара. Республикада   1 августтан 31 августка кадәр авыл җирендә мототранспорт катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча профилактик чара гамәлгә кертелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар белән берлектә көндәлек рейдларга чыга. Җәйге каникул  алдыннан мәктәпләрдә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде, хәзерге вакытта педагогларның хезмәт коллективы белән әңгәмәләр алып барыла. Укучыларның әти-әниләре  җәйге вакытта   балалары өчен җаваплылык тотулары турында хәбәрдар.  
Хөрмәтле ата-аналар, исегездә тотыгыз! Мототранспорт иң куркыныч транспорт төренә карый. Моның шулай булуын ел саен җәйге чорда килеп чыгучы юл фаҗигаләре дә искәртә. Машина йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, бигрәк тә 16 яше тулмаган балагыз скутерда яки мопедта йөргәндә авариягә эләгә икән, сез монда бары үзегез генә гаепле булачаксыз! Кыйммәтле “уенчыклар” алып, балаларыгызны кызыктырмагыз. Кызганычка каршы, аның ахыры бик күңелсез тәмамланырга мөмкин. Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре ата-аналарны бик тә игътибарлы булырга чакыра. Җәй айларында балага аеруча күз-колак булу кирәк. 
Район буенча Эчке эшләр бүлеге мотоциклчыларны хәвефсезлек чараларын  төгәл үтәргә һәм бары тик шлем һәм саклагыч экипировкада гына хәрәкәт итәргә чакыра. Ә ата-аналарга исә үз балаларының сәламәтлеген хәвеф астына куеп,  аларга мондый “куркыныч уенчыкларны” сатып алмаска, транспорт чаралары ачкычларын ерак тотарга, аларны даими контрольдән ычкырдырмаска киңәш итә.
Шулай ук Эльза Исмәгыйлева яшүсмерләрнең җәйге чорда мототранспорт белән идарә итүче балаларның комендант сәгате законын бозуларын да кисәтеп болай диде: “Башкортстанда балигъ булмаган 17 яшькә кадәр үсмерләргә өлкәннәрсез җәмәгать урыннарында булу  вакыты (төнге вакыт дип атала) 22.00 сәгатьтән, 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр билгеләнгән. Аеруча авылларда төнге вакытта ике тәгәрмәчле транспортта хәрәкәт итергә яратучылар күп. Район үзәгендәме, авылдамы ул – гомуми файдалану юлына чыккан һәр хокук бозучы водитель закон нигезендә җаваплылыкка тартыла. Шуның өстенә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия баласын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен аның ата-аналарын да административ җаваплылыкка тарта ала. Скутер яисә мопед алып, балагызны һәлакәткә дучар итмәгез! Балалар иминлеге өчен тәү чиратта,  без – ата-аналар җаваплы икәнне  онытмагыз!”

 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: