Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл биләмәсенә кергән кечкенә генә Кавказ авылы район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта, Калмаш елгасы буена урнашкан. Биредә 7 йортта барлыгы 10 кеше яши. Бүген 3286нчы сайлау участогы хезмәткәрләре Кавказ авылына барып өлкән яшьтәгеләрне сайлатты. 78 яшьлек Клара апа Нурисламова, 84 яшьлек Флүзә апа Хөсәенова, 87 яшьлек Әнисә апа Гыйззәтуллиналар гражданлык бурычларын үти алуларына бик шат булдылар. Хезмәт ветераны, авылның старостасы Клара апа Кавказ авылының иң актив, олы хөрмәт яулаган кешесе. Ул авылның киләчәге өчен җан атып, аны яшәтергә теләүчеләрдән. 30 елга якын Кавказ авылы кибетендә, аннан соң почта таратучы булып шушында хезмәт салган ул. Үзе дә кечкенә генә Болгар авылы кызы шушы үзенчәлекле, матур исемле кечкенә генә Кавказ авылына килен булып төшә һәм тамырлары белән шушында берегә. “Без өлкән яшьтәгеләргә Иске Калмашка кадәр барып йөрү авырга төшә. Рәхмәт инде сайлатучы кызларга, сайлау саен беренче көнне үк иртәнге сәгатьләрдә безгә килеп сайлатып китәләр. Менә бүген дә алар озак көттерми килеп тә киттеләр. Без үз тавышыбызны бирдек. Өлкәннәргә күп кирәкмени инде, Аллаһка шөкер, тормышыбыздан бер дә зарланырлык түгел. Кечкенә генә авылда торсак та, уты да кергән, газыбыз да бар, өйләребез якты, ашарга ризыгыбыз бар. Авылыбызның киләчәге якты булсын дип, Башкортстаныбыз чәчкә атсын дип сайлау ясадык. Безнең ямьле Кавказ авылы яшәсен иде, бирегә өйләр салып, яшьләр яшәргә кайтсыннар иде. Илебездә тынычлык урнашсын, сугыш кайгыларын күрергә булмасын, киләчәгебез матур булсын дип телим”, – диде авылның, республикабызның киләчәгенә битараф булмаган кавказлы Клара апа Нурисламова. Илсөяр Гайсина #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3286УИКЧакмагыш районының Иске Калмаш авыл биләмәсенә кергән кечкенә генә Кавказ авылы район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта, Калмаш елгасы буена урнашкан. Биредә 7 йортта барлыгы 10 кеше яши. Бүген 3286нчы сайлау участогы хезмәткәрләре Кавказ авылына барып өлкән яшьтәгеләрне сайлатты. 78 яшьлек Клара апа Нурисламова, 84 яшьлек Флүзә апа Хөсәенова, 87 яшьлек Әнисә апа Гыйззәтуллиналар гражданлык бурычларын үти алуларына бик шат булдылар. Хезмәт ветераны, авылның старостасы Клара апа Кавказ авылының иң актив, олы хөрмәт яулаган кешесе. Ул авылның киләчәге өчен җан атып, аны яшәтергә теләүчеләрдән. 30 елга якын Кавказ авылы кибетендә, аннан соң почта таратучы булып шушында хезмәт салган ул. Үзе дә кечкенә генә Болгар авылы кызы шушы үзенчәлекле, матур исемле кечкенә генә Кавказ авылына килен булып төшә һәм тамырлары белән шушында берегә. “Без өлкән яшьтәгеләргә Иске Калмашка кадәр барып йөрү авырга төшә. Рәхмәт инде сайлатучы кызларга, сайлау саен беренче көнне үк иртәнге сәгатьләрдә безгә килеп сайлатып китәләр. Менә бүген дә алар озак көттерми килеп тә киттеләр. Без үз тавышыбызны бирдек. Өлкәннәргә күп кирәкмени инде, Аллаһка шөкер, тормышыбыздан бер дә зарланырлык түгел. Кечкенә генә авылда торсак та, уты да кергән, газыбыз да бар, өйләребез якты, ашарга ризыгыбыз бар. Авылыбызның киләчәге якты булсын дип, Башкортстаныбыз чәчкә атсын дип сайлау ясадык. Безнең ямьле Кавказ авылы яшәсен иде, бирегә өйләр салып, яшьләр яшәргә кайтсыннар иде. Илебездә тынычлык урнашсын, сугыш кайгыларын күрергә булмасын, киләчәгебез матур булсын дип телим”, – диде авылның, республикабызның киләчәгенә битараф булмаган кавказлы Клара апа Нурисламова. #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3286УИК