ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
9 мая - День Победы
22 октябрь , 14:10

Геройлар янәшә!

Чакмагыш районында махсус хәрби операциядән ялга кайткан яугирләр белән очрашулар бик җанлы һәм җылы үтә. Ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган шундай чара Әтиләр көне алдыннан Чакмагыш беренче урта мәктәбендә үтте.

Геройлар янәшә!
Геройлар янәшә!


"Тәлгать" кушаматлы яугир күптән түгел туган якларына кыска вакытлы ялга кайткан. Аның кызы әлеге мәктәпнең 4б сыйныфында белем ала.
Очрашуда мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, шәйморатчылар (6 а) һәм 4 б сыйныф укучылары катнашты.
Яугир укучылар өчен көтеп алынган кунак булды. Алар аның көндәлек хәрби тормышы белән кызыксынды, мәктәп елларын искә алды, хезмәтендә уңышлар теләде.
Чара кунагы сугыш хәрәкәтләре зонасында якташларыбызның нинди кыенлыклар белән очрашулары, аларның туган якларын һәм гаиләләрен сагынулары, Ватаннарын ярату һәм җиңүгә ышанычның сугыш кырында аларга көч һәм батырлык өстәве турында сөйләде.
Очрашу һәркем өчен дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды. Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Конкрет мисалда укучыларыбыз чын геройларның янәшәдә булуын, батырлык, Ватанга эчкерсез сөю, ватанпәрвәрлек сыйфатларын күрделәр.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: