ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
3 ноябрь 2021, 11:03

Булдыклы да, ягымлы да

Билгеле булуынча, Бөтен Русия халык исәбен алу кампаниясендә катнашуның өч ысулы бар: “Госуслуги” порталы аша, стационар пунктларга килеп һәм исәп алучыларда . Әлеге язмабызның герое – район үзәгенең Трактор, Беренче май, Рамазанов урамнарында яшәүче якташларыбызны хезмәтләндерүче Лилия Илдар кызы Әминева. Чакмагыш районында халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов белдерүенчә, Лилия Илдар кызы – тырыш, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы алдынгы исәп алучыларның берсе. Фотосурәттә ул җанисәп контролерына үзенең башкарган эшләре нәтиҗәләрен тапшыра.

Беренче тапкыр гына мондый җанисәптә катнашуына карамастан, бу вазыйфага бик тиз өйрәнеп алган Лилия. Йорттан-йортка кереп, авылдашлар белән ихлас аралашу, алардан белешмәләр җыю, сорауларына ачык җаваплар кайтару эше  бик җиңел хезмәтләрдән түгел ул. Ә менә Лилиянең ачык йөзле булуы, кешеләр белән бик тиз арада уртак тел таба алуы – исәп алучы эшенә, һичшиксез, ярдәм итә.

“Безнең районда, шул исәптән миңа беркетелгән участокта да төрле милләт вәкилләре яши. Телләре, гореф-гадәтләре төрле булуына карамастан, алар барысы да дус-тату яши” дип белдерде ул.  Форсаттан файдаланып, барлык якташларын Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез. Бары тик иң изге теләкләрен җиткереп, җанисәптә катнашып өлгермәгән кешеләрне ашыгырга чакыра, чөнки җанисәп тәмамлануга санаулы гына көннәр калды.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: