ИГЕНЧЕ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
3 гыйнвар 2022, 21:25

Нариман авылында хоккей тартмасы ачылды

Бүген Нариман авылында хоккей тартмасын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. "Атайсал" проекты кысалаларында биредә спорт сөюче якташларыбыз өчен хоккей тартмасы ачылды.

Нариман авылында хоккей тартмасы ачылды
Нариман авылында хоккей тартмасы ачылды

Бүген Нариман авылында хоккей тартмасын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. "Атайсал" проекты кысалаларында биредә спорт сөюче якташларыбыз өчен хоккей тартмасы ачылды. Хоккейга мөкиббән киткән Нариман егетләре өчен инициативалы шәхси эшкуар Илшат Вил улы Хәмәтшин тырышлыгы белән биредә өр-яңа хоккей тартмасы булдырылды. Әлеге спорт объектын ачу – авыл халкы, үсеп килүче буын өчен мөһим һәм шатлыклы чара. Ачылу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чарага җыелучыларны тәбрикләде, әлеге игелекле эшне тормышка ашыруга бар тырышлыкларын салган, ярдәмләшкән якташларыбызга олы рәхмәт белдерде. Үз чиратында биләмә башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов та хоккей тартмасын булдыруга үз өлешен керткән тырыш, булдыклы авылдашларга рәхмәтле булуын билгеләп, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Тартма ачылу тантанасыннан соң Нариман һәм Рапат авылы командалары арасында иптәшләрчә матч үткәрелде. Бәйрәмдә җыелучыларны тәм-томнар һәм кайнар самовар чәе белән сыйладылар. Хоккей тартмасы янында күңелле уеннар уйнатылды, җыр-моң, балаларның шат авазлары яңгырады. Авыл халкы,  кайткан кунаклар бәйрәмне оештыручылар белән берлектә чарада актив катнашып  күңел ачтылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: