+18 °С
Болытлы
Конкурста катнашу өчен 35 муниципаль берләшмәдән 68 иҗади эш тапшырылды. Алар “Уенчык-китап”, “Видеофильм”, “Мультфильм” дип исемләнгән өч номинация буенча кабул ителде. Бәйгедә 9 яшьтән 85 яшькәчә булган 116 кеше – китапханәләр хезмәткәрләре, фольклор коллективлары үзешчәннәре, педагоглар, укучылар һәм хаклы ялдагы өлкәннәр катнашты.
Безнең Чакмагыш районыннан бу конкурска Калмашбаш авылы китапханәчесе Гүзәлия Фәвил кызы Латыйпова “Әбхәер тавы турында риваять” дип исемләнгән иҗади эшен тапшырды һәм “Видеофильм” номинациясендә икенче урынны яулады. Район үзәкләштерелгән китапханәсе коллективы һәм авыллардагы филиалларда эшләүче хезмәттәшләре аны бу уңышы белән котлап, артабан да югары казанышларга ирешүен тели.