ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
9 декабрь 2022, 18:15

Ватан Геройлары көненә багышлап

Бүген, 9 декабрьдә, «Пушкин картасы» федераль проекты чикләрендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе һәм гимназиянең 8нче сыйныф укучылары өчен Балалар модельле китапханәсендә Ватан геройлары көненә багышланган тарихи хәтер сәгате үтте.

Ватан Геройлары көненә багышлап
Ватан Геройлары көненә багышлап

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев катнашты. Очрашу якташлар, Советлар Союзы Геройлары, Русия Геройлары, сугышчы-интернационалистлар һәм безнең көннәр геройлары турында әңгәмәдән башланды. Укучылар сугышта катнашкан һәм һәлак булган якташларыбыз, шулай ук яугирләргә багышланган һәйкәлләр һәм обелисклар турында белделәр, «ватанпәрвәрлек», «бурыч», “намус” , «Ватанга хезмәт итү» төшенчәләрен искә төшерделәр. Очрашу яшь буынга илебезнең данлы үткәне турында тагын бер кат искә төшерү, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырылды. Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында танышырга була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: