ИГЕНЧЕ
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Атайсал
18 декабрь 2022, 12:37

Матур бәйрәм төсен алды

Иске Калмаш мәдәният йорты һәм урындагы модельле китапханә хезмәткәрләре берлектә күптән түгел халкыбызның күркәм йолаларының берсен – каз өмәсен матур бәйрәм чарасы итеп оештырып үткәрде.

Матур бәйрәм төсен алды
Матур бәйрәм төсен алды

Авыл җирендә мал-туар, кош- корт асрап гомер итү – муллык, бәрәкәт нигезе ул. Элек-электән көзге айларда авыл халкы бердәм җыелып сугым өмәләрен оештырган, анда исә файдалы эш белән бергә рәхәтләнеп күңел ачканнар, халкыбызның борынгы йолалары нигезендә җырлар җырлап, биюләр башкарып, өстәвенә иң чибәр кызлар белән иң булдыклы егетләрне дуслаштырып, артабангы нык- лы гаилә нигезен салуга да булышлык иткәннәр. Иске Калмаш мәдәният йортында һәм урындагы китапханәдә эшләүче үз эшенең осталары шушы матур йоланы артабан дәвам итү ниятеннән күптән түгел авылдагы крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гали Гаделән улы Хаҗиевның йортында каз өмәсенә җыелды. Уңган, булдыклы Хаҗиевлар быел да мал-туар, кош-кортны күпләп үстергән. Казлары гына да 90 баш тәшкил итә иде. Аларны йолкып, эч-карыннарын тазартып, инешкә чайкарга алып төшү һәм ихатага кайтарып элү процессы күмәк җыр-биюләр, төрле уеннар, җор сүзләр, ярыш-бәйгеләр белән озатып ба- рылды. Борынгыдан килгән хорафатлар үтәлде, алдагы елда да казлары уңсын, дигән изге теләкләр яңгырады. Ә инде алъяпкычлар япкан матур хатын-кызларның көянтәләп урам буйлап җырлый-җырлый каз түшкәләрен чайкарга алып төшеп кайтулары авылның имин киләчәгенә ышаныч булып халык күңеленә кереп калды.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: