ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
12 гыйнвар 2023, 12:25

Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү

Китаплар буенча төшерелгән мультфильмнар – балаларны Эдуард Успенский, Корней Чуковский яки Григорий Остер кебек күренекле авторлар белән таныштыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү
Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү

Нәкъ менә анимациядән   әдәбият белән беренче кызыксыну башланырга мөмкин – әгәр мультик ошаса, бала оригиналны укырга риза булыр. Кышкы каникул көннәрендә Калмашбаш мәдәният йорты фойесында сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикле  балалар һәм күп балалы гаиләләрдән сабыйлар өчен «Мультпарад» дип аталган мультфильмнар  күрсәтү  оештырылды. Чара барышында балаларга берничә мультфильм тәкъдим ителде. Аларны караганнан соң  кызлар һәм малайлар   мультфильмнар буенча фикер алышты һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәче балаларны  сценарийлары буенча әлеге мультфильмнар төшерелгән китаплар белән таныштырды. Артабан бирегә Кыш Бабай белән Карсылу  килде. Балалар аларны шатланып каршы алдылар,  шигырьләр сөйләделәр һәм татлы призлар алдылар. Кунаклар белән хәрәкәтчән уеннар уйнатылды, җырладылар һәм биеделәр. Чара җылы һәм күңелле мохиттә узды.

Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү
Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү
Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү
Мультфильмнар аша китап укуга җәлеп итү
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: