Бозда районыбызның “Ястребы” хоккейчылар командасы белән Миякә районы хоккечылары очрашты. Уенны безнекеләр 56 га 0 исәбе белән җиңде. Финалда Благовещенск районының “Метеор” командасы белән безнекеләр көч сынашты. Уенның беренче периодында безнекеләр көндәшләр капкасына 8 гол кертте. Каршы команда хоккейчылары киеренке уен алып барса да, “Ястребы” командасының капкасына бер гол да кертәлмәде. Уен 31:0 исәбе белән тәмамланды. “Ястребы” хоккейчылар командасы Башкортстан Республикасының “Алтын шайба” турниры чемпионнары исемен яулады. Икенче урынны Благовещенск районының “Метеор” командасы алды. Өченче урынга Балтач районының “Танып” командасы чыкты. Җиңүче командага “Алтын шайба” кубогы тапшырылды. Хоккейчылар медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. “Ястребы” хоккейчылар командасы һәм аның тренеры Азат Ильшат улы Мәҗитовны тәүге җиңүләре белән котлыйбыз, яңа уңышлар теләп калабыз!