ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
19 гыйнвар 2023, 14:50

Ә сез чыршыны сүттегезме әле?

Хәер, хәзер күпләр ясалма чыршы куя. Әмма, ул барыбер урманнан алып кайткан яшелбикәне алмаштыра алмый. Аның өйгә таралган хуш исе генә дә ни тора бит! Ләкин, бәйрәм тәмамлану белән урманнан алып кайткан чыршыны чыгарып ыргыту мәсьәләсе килеп туа. Чүплеккә чыгарып ташланган чыршы – бер дә матур күренеш түгел.Ясалма купшыкайны исә пөхтә итеп сүтеп алып куйсаң, ул сезгә берничә ел рәттән хезмәт итәчәк. Ә менә чыршыны кайчан сүтәргә икән?

Ә сез чыршыны сүттегезме әле?
Ә сез чыршыны сүттегезме әле?

Юрау-ышанычларга колак салсак, чыршыны 14 гыйнвардан соң (Искечә Яңа ел бәйрәме үткәч) сүтәргә киңәш ителә. Тагын шул ягы бар – бу эшне 19 гыйнвар (Хач ману) бәйрәменә кадәр тәмамлау хәерлерәк.
Фэн-шуй буенча эш итәргә теләсәгез, Кытайларча Яңа елны чыршы белән каршы алырга кирәк булыр. Ә ул быел 22 гыйнварга туры килә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: