Йокың начар булса, башың авыртса – ике кисәк кәбестә аша.
Ир-ат олыгайган саен суганны күбрәк ашасын.
Томау төшсә, йөткерү башланса, баш
авыртса – суган белән бал аша.
Артроз һәм аякларны көзән җыеру киез итектән курка. Эченә борчак салып та йөрсәң, тагын да шәп!
Тукланганнан соң бер кисәк сыр чәйнәп куй – тешләрең сәламәт булыр.
Аягыңда гөмбә авыруы булса – үлән өстендә яланаяк йөр.
Алма аша – ул холестеринны куа.
Кишер сабагын чәй итеп эч – геморройдан котылырсың.
Йөткерсәң – каен суы белән сөт катнашмасын эч.
Сынган урыннар тизрәк төзәлсен, дисәң – йомырка кабыгы аша.
Аяк табанын лимон белән ышкы – эчеңә авыру кермәс.
Ашар алдыннан су эч – озак картаймассың.
Сәламәт буласың килсә – умарта көт, ә табибларны түгел.
Хәрәкәттә – бәрәкәт!
Вәт булырсың сәламәт!