+4 °С
Болытлы
Артистны урта буын вәкиле буларак гәүдәләндерү “Нур” театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты, якташыбыз Айнур Баяновка тапшырылган.
“Татар дөньясында танылган иң бөек шәхесләрнең берсен уйнадым. Язмышыма бик рәхмәтлемен, Аллаһы Тәгаләгә, әлбәттә, режиссерга, миңа шундый мөмкинлек бирелгәне өчен. Бу рольне башкарып, тарихка кереп калганым өчен. Әлеге фильмда төшүне гомердә бер тапкыр була торган зур уңыш, дип исәплим. Шатмын, бәхетлемен”, – дип җиткерә аның сүзләрен https://omet-rb.com/ .
Якташыбыз Айнур Баяновны әлеге зур хезмәте белән тәбриклибез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Чыганак: https://omet-rb.com/