ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
23 июль , 10:50

Якташларны җыйды “Атайсал”

Районда “Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмнәре гөрли. Авылдашлар, туганнар бергә җыела, аралаша, ял итә. Мондый күркәм чара узган шимбәдә  Сыйрышбаш авылында да узды. Биредә “Атайсал” проекты чикләрендә “Сыйрышбаш авылы җыены” оештырылды. 

Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
 
“Атайсал – Кече Ватан” проекты 2021 елда Башкортстан  Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Әлеге проектны ачып, ул  болай дигән иде: “Башкортстанда һәм аннан читтә яшәгән уңышлы шәхесләребез арасында кечкенә авыллардан я шәһәрчекләрдән чыккан кешеләр күп. Әгәр аларның һәркайсысы үзенең кече ватанына ярдәм итсә, алар авылларыбыз, районнарыбыз тормышын шактый үзгәртәчәк. Күп эшкуарларның, хәлле кешеләрнең болай да ярдәм итеп торганын беләм, тик без бу эшчәнлекне системалаштырырга телибез. “Атайсал” проекты шушы максатны күз уңында тота. Бу берничек тә дәүләт хәл итә торган проблемаларны кешеләр җилкәсенә салырга тырышу түгел. Бу – күңел чакыруы буенча туган авылларына, мәктәпләренә, балалар бакчасына, спорт секцияләренә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен уңайлырак шартлар булдырырга тырышу гына”. 
Проект республикабыз районнарында киң колач алды һәм  уңышлы тормышка ашырыла. Үз Ватанына, аның үсешенә битараф булмаган якташларыбызның изге эшләре ярдәмендә авыллар төзекләндерелә, туган җиребез ямьләнә, яңа сулыш ала.
  Авылда яшәгән халык та, читтәгеләр дә әлеге күркәм чараны зур әзерлек, түземсезлек белән көтеп алды. Туган ягыннан еракта булганнарга мондый бәйрәм күптән күрешмәгәннәр белән очрашу урыны да, туган нигез, туган авыл белән бәйләп торган үзенчәлекле чара да, ял итү өчен менә дигән мөмкинлек тә.  
Иртәдән үк һава торышы да матур булып, кояш нурларын сипте. Төштән соң һәммәсе дә “Сыйрышбаш авылы җыены”на җыелды. Барысы да тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, авылдашлары, туган-тумачасы дус ише белән очрашты, аралашты.
Сыйрышбаш авылы тарихы битләренә күз салсак, төрле ревизия язмаларында күренүенчә, аңа нигез 1695-1700 еллар арасында салынган. Бу якларда беренчеләрдән булып Йосып бабай һәм аның өч кордашы – Юныс, Вәлит, Дибайлар урнаша. Хәзер инде бу нәселләр дәвамчылары төрле фамилияләрдә йөрсәләр дә, илебезнең төрле почмакларында гомер итсәләр дә, аларның барысын да туган якларына булган мәхәббәт бәйли. Әлеге очрашу да шуның ачык бер дәлиле булды.
Бәйрәмдә шушы нәсел вәкилләре – Вәлит, Юныс, Йосыф ат арбасына утырып, капка аша узды. Алар сәхнә янында төшеп, халыкны сәламләделәр һәм милли йортларына юл тоттылар. Зилә Фәһим кызы Хөснетдинова (Тенишева), Хәүлә Суфиян кызы Янгирова (Мамлиева) авылдашларын бәйрәм белән тәбрикләделәр, нәсел-ыруы белән таныштырдылар. 
“Бүген безнең туган авылыбызда бик күңелле бәйрәм оештырылды. Мин үзем Сыйрышбаш кызы. Халык та күпләп җыелды, күптәннән күрешмәгән дусларыбызны күрдек. Без Габделхәким нәселеннән, мин шулар турында ачыклап сөйләдем. Авылыбызда уңган, хөрмәтле кешеләр бик күп, алар бик күп Мактау кәгазьләре, грамоталарга ия. 20 еллап күрешмәгән Казаннан кайткан әхирәтем белән очраштык. Аллаһка шөкер, бөтен кеше шат. Әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай шатланып, матур итеп яшәргә язсын. Мондый бәйрәмнәр оештырылып торсын”, – дигән теләкләрен җиткерде Хәүлә апа Янгирова.
Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Назыйф улы Йосыповның чыгышы да бик фәһемле булды. Ул Сыйрышбаш авылының тарихы, аның барлыкка килүе,  аңа башлангыч бирүче нәселләре турында сөйләде, авылдан чыккан   танылган, билгеле кешеләрне атап үтте.
“Безнең бабабаларыбыз – нәсел кешеләре зур авырлыклар аша үтеп, безнең шушы  кадерле, яраткан Сыйрышбаш авылына килеп урнашканнар. Сезнең һәммәгезгә дә исәнлек, эшләрегездә зур уңышлар телим. Чөнки безнең буын вәкилләре бөтен авырлыклар аша шушы елларга килдек, безнең әйбәт яшәргә, бәхетле булырга хакыбыз бар. Барыбыз да бәхетле булыйк”, – диде Касыйм Назыйф улы Йосыпов.
“Мин Әбүбәкер нәселеннән. “Сез моны кайдан   беләсез?” – дип сорасагыз, Касыйм абый язган китаптан беләм. Без үзебезнең нәселебезне, авыл тарихын аның язган китапларыннан укып беләбез. Шуңа күрә сезгә, Касыйм Назыйф улы, зур итеп рәхмәт әйтәсем килә”, – диде Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы  Вәлиәхмәтов, Касыйм   Йосыповка Рәхмәт хаты тапшырып.
Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны әлеге бәйрәмнең башлап йөрүчеләре – Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм “Үзәк” машина-технологик станциясенең Чакмагыш филиалы директоры Алмаз Мәмдух улы Йосыпов сәламләделәр һәм бәйрәм белән котладылар. Риф Сәгъдәтулла улы Сыйрышбаш авылының талантлы егете Булат Исмәгыйлевка 30 меңлек сертификат тапшырды һәм авылдашларына матур җыр бүләк итте.
Авылга нигез салучы нәселләр матур итеп милли бизәкләр белән тирмәләр корган иде. Авылга, якташларына иминлек, муллык теләп Алмаз Мәмдух улы Йосыпов җыен алдыннан корбан чалдырды. Туганнар, сыйныфташлар, авылдашлар матур концерт номерлары карап, уеннарда катнашып, тәмле пылаудан авыз итте,  чәй белән сыйланды.
Муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, “Алга” авыл хуҗалыгы-кооперативы рәисе Фәнис Радик улы Маннанов һәм Тозлыкуш авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов та сыйрышбашлыларны күркәм чара белән тәбрикләп, җирлек уңганнарына бүләкләр тапшырды. Чара барышынды Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл, колхоз эшчәннәре, Әфган, Чечен хәрби хәрәкәтләре, махсус хәрби операция яугирләре, 50 елдан артык гомер итүче парлар, соңгы ел эчендә кавышкан парлар, яшь сабыйлар, күп балалы гаиләләр, иң күркәм йорт, ихата хуҗалары, “Атайсал”да катнашучы чишмәне төзекләндерү эшендә  кайнаучылар, авыл активистлары хөрмәтләнде һәм бүләкләнде. 
“Бүгенге бәйрәмне без авыл җыены дип атадык. Аны “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме, сыйныфташлар, туганнар очрашуы дип әйтсәк тә дөрес була, чөнки биредә туганнар, кардәшләр, сыйныфташлар бер-берсе  очраша-күрешә.   Бәйрәмгә бик күп авылдашларыбыз кайтты. Алар бер-берсе белән күреште-аралашты, байтак еллар күрешмәгән якташларыбыз белән очраштык. Мондый бәйрәмнәр безнең өчен бик кирәк, дип саныйм, чөнки үзеңнең нәселеңне, җиде буыныңны белү элек-электән калган бит инде. Мондый чаралар безне очраштыра, берләштерә. Тагын да мондый бәйрәмнәр булып торсын, дигән теләктә калабыз”, – диде Рәсимә Хәсәнова.
Бирегә Учалыдан кайткан Ралия апа Мозаффарова да әлеге матур чарада катнашуы, очрашудан алган якты тәэссоратлары белән уртаклашты:
“Бүгенге бәйрәмгә мин Учалы якларыннан кайттым. Сыйрышбаш авылы – әниемнең туган авылы. Монда минем яшьлек елларым: уку еллары, заводта эшләгән чакларым үтте. Сагыным, гел кайтып йөрим. Биредә туганнарым, дусларым бик күп, рәхмәт чакыруларына. Бик матур итеп әзерләнгәннәр, корбан чалганнар, концерт бара. Бик күп туганнарымны, дусларымны күрдем. Һәммәсенә дә исәнлек-саулык телим, туган җирләрен онытмасыннар. “Исәннәрнең кадерен бел – үлгәннәрнең каберен бел”, диләр халкыбызда. Мин менә шушы гыйбарә белән  яшимен”, – диде ул.
Бәйрәм уеннар, җыр-моң, бүләкләргә бик тә бай булды. Тамашаны мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать үзешчәннәре моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән бизәде.Читтә яшәгән якташларны бергә җыеп, матур тамаша бүләк иткән мондый чаралар киләчәктә дә шулай  үтеп торсын, дигән теләк белдереп таралышты халык. Сыйрышбаш авылының киләчәге дә шушы күркәм очрашу кебек гөрләп торсын, ямьле, нурлы булсын.

 

Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Якташларны җыйды “Атайсал”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: