ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
20 август , 12:30

Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил

"Һәр кешенең күңеленә аеруча кадерле булган урыннары бар, анда ул якты дөньяга килеп, беренче адымнарын ясый. Бу – кече Ватан. Аның белән бәйле җылы хисләр мәңгегә безнең белән калып, гомер буена күңелне җылыта, ”– Радий Хәбиров.

Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил

"Бездә танылган шәхесләр бик күп – аларның күбесе кечкенә авыллардан яки шәһәрчекләрдән чыккан. Аларның һәркайсы үзенең кече Ватанына өстәмә ярдәм күрсәтсә, бу урыннардагы тормышны сизелерлек үзгәртәчәк. Беләм, күп кенә эшмәкәрләр һәм башка хәлле кешеләр болай да ярдәм итә, әмма без бу эшне системалаштырырга телибез. Шул максат белән «Атайсал» проектын башлап җибәрәбез. Бу һич тә дәүләт хәл итәргә тиешле проблемаларны кешеләр җилкәсенә салу омтылышы түгел. Проект күңелләре кушуы буенча туган авылларына, шәһәрләренә, мәктәпләренә, балалар бакчаларына, спорт секцияләренә ярдәм итүче кешеләр өчен уңайлырак шартлар тудыру омтылышы.” “Атайсал” 3 ел эчендә дистәләгән мең меценатны берләштерде һәм көн саен халык файдасына эшләвен дәвам итә. «Атайсал – Кече Ватан» проекты 2021 елның 1 мартында старт алды һәм проектны гамәлгә ашыру чорында аңа 5,5 меңнән артык кеше кушылды (5600) булды, 27 меңнән артык (27 541) проект старт алды, шулардан 26 857 проекты тормышка ашырылды. Узган елда «Атайсал» проектында 3500 кеше катнашкан булса, бүген катнашучылар саны 5,5 меңнән артып китте һәм Русия Федерациясенең башка субъектларыннан якташларыбызның вәкиллеге киңәйде. «Атайсал» проектында катнашучылар арасында илебезнең 20дән артык төбәгендә яшәүче меценатлар бар. Тәмамланган проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән гомуми сумма якынча 1,4 млрд. сум тәшкил итте. Саннарга килгәндә, махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә 2023 елда 116 млн. сум юнәлдерелгән, 470 һәйкәл һәм обелиск реставрацияләнгән, 577 чишмә төзекләндерелгән, 100дән артык балалар һәм спорт мәйданчыклары, 461 мәчет, 80 чиркәү һәм храм төзелгән, 1008 зират койма белән әйләндереп алынган һәм тәртипкә китерелгән, 312 юл ремонтланган. 2021 елның март аенда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән тормышка ашырылган “Атайсал” проекты туган ягы өчен янып яшәгән халыкны берләштергән киң эшмәкәрлеккә әйләнде. “Атайсал – минем кече Ватаным” проектына старт алу белән чакмагышлылар да дәррәү кушылды. Бүгенге көндә “Якташлылык көче” оешмасы белән якташыбыз, БР дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин җитәкчелек итә. Уфада “Торатау” Конгресс-холлында “Якташлык көче – Сила землячества” дип аталган “Атайсал” проекты чикләрендә оештырылган икенче олы форум вакытында проект башлангычын безнең якташыбыз Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллинның бирүен Башкорстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров та аассызыклап, аны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. "Атайсал – кече Ватан" проектын тормышка ашыруга керткән зур өлеше һәм шәхсән катнашуы өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу барлык чакмагышлылар өчен зур горурлык. Әлеге вакытта махсус операциядә катнашучы Ватан сакчыларыбызга ярдәм күрсәтүнең никадәр мөһим икәнлеген һәркайсыбыз да яхшы аңлый, бу яссылыкта армый-талмый хезмәт сала. “Атайсал – кече Ватан” проекты чикләрендә районыбызда бик күп кирәкле, файдалы, зур эшләр башкарылды. “ Чакмагыш районында "Атайсал" проекты кысаларында 70 млн.сумнан артык суммага 170тән артык проект гамәлгә ашырылды. Чишмәләр, мәчетләр төзекләндерелде, мәктәпләрнең, мәдәният йортларының матди базасы ныгытылды, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен посылкалар җыябыз, битараф булмаган чакмагышлылар маскировка челтәрләре үрә. Проект ярдәмендә безнең районнан чыккан кешеләр белән элемтә тагын да ныгыды һәм якташлык җәмгыяте үсә. Чакмагышлылар һәм райондашлар арсыннан шундый булдыклы, район халкы өчен тырышкан кешеләр күбрәк булсын иде ”, – ди җәмәгатьчелек фикере лидеры, муниципаль район советының бүлек начальнигы Индира Альберт кызы Гәрәева.

Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Атайсал ул – туган җир, Атайсал ул – туган ил
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: