ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 октябрь 2021, 11:39

Басу эшләре тәмамлану алдында

Көзге мәшәкатьләр: матбугат үзәге хәбәр итә

Басу эшләре тәмамлану алдында
Басу эшләре тәмамлану алдында

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында да агымдагы хуҗалык елындагы басу эшләре тәмамлану алдында. Бу көннәрдә соңгы гектардагы көнбагыш уңышын җыеп алу белән мәшгуль алар. Безнең эшче төркем булдыклы механизаторларны Сыйрышбаш һәм Чуртанбаш авыллары арасындагы 101 гектарлы басуда тап итте. Хуҗалыкның быел гына сатып алынган “Полесье” комбайн нарында тәҗрибәле игенчеләр Эльвир Шәйхаттаров белән Мансур Галләмов инде ярыйсы гына өлгергән көнбагышны бөртеген дә әрәм итүгә юл куймыйча суктырып алырга тырышалар. Бункерлардан Сыйрышбаштагы ындыр табагына ташуда «ГАЗ – САЗ» автомашиналарында водительләр Марсель Мохтаров Рим Сәлимов һәм Эльнур Шәйхаттаров өлгерлек күрсәтә. –Бөртекләрнең дымлылыгы нормага килгәнне көттек, – диде хуҗалыкның баш агрономы Фәнил Маннанов. – Һава торышы уңай торганда уңышны тиз арада җыеп алырга тырышачакбыз. Баш инженер Илдар Гәрәев та биредә. Чираттагы бункер тулып, көнбагышны атомашинага төяп озатып торганда Эльвир Шәйхаттаров, Марсель Мохтаров белән бергәләшеп баш белгечләрне дә фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек. Ул арада янәшебезгә Мансур Галләмов та килеп җитте. Уңган механизаторны да комбайн күперчегендә үк тарихта калдырдык. Тирә-якта бушап калган басуларның һәммәсе дә туңга сөрелгән, матур булып күтәрелеп килгән уҗым да алдагы ел уңышы яхшы булачагына өмет уята. Зур тырышлык салып үстерелгән уңышның вакытында җыелып келәтләргә салынуы да яхшы. Быелгы корылык шартларында да көнбагышның уртача 17-шәр центнер төшем бирүе куанычлы. Хәзер бар көчне җыеп алынганын тиешле кондициягә җиткереп саклауга урнаштыруга юнәлтергә кирәк булачак. Тәҗрибәле авыл эшчәннәре өчен бу зур һәм үтә җаваплы бурыч та үтәлерлек булып тора.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: