ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 октябрь 2021, 16:39

Техникаң төзек булса, эшләрең көйле барыр

Техниканы кышкы саклауга кую буенча семинар-киңәшмәдән

Техникаң төзек булса, эшләрең көйле барыр
Техникаң төзек булса, эшләрең көйле барыр

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” һәм “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятьләре базасында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм барлык шартларны да төгәл үтәп кышкы саклауга кую, шулай ук киләсе 2022 елдагы алда торачак басу эшләренә җентекләп әзерләнүгә багышланган семинар  киңәшмә үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хакимиятнең авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлары, баш агрономнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чара Байбулат авылында шул исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең машина техника паркында башланып китте. Аны ачып, муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов семинар киңәшмәнең көн тәртибе һәм максатлары белән таныштырды. Хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чара барышында күрсәтеләчәк алымнарны һәр хуҗалыкка башкару мөһимлеген билгеләде, анда катнашучыларга уңышлар теләде. Билгеле булуынча, агымдагы елның 20 октябрендә муниципаль район хакимияте башлыгы авыл хуҗалыгы техникасын 2022 елдагы басу эшләренә әзерләү турында 380 санлы карарга кул куйган иде. Аңа ярашлы, быелгы басу эшләре тәмамлану белән хуҗалыклар җитәкчеләренә, белгечләргә, крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыкларына үзләрендә булган барлык техника һәм тагылма агрегатларны яхшылап карап бәһалап, кирәк булганда өлешләтә сүтеп, норматив таләпләр нигезендә озак вакытка кышкы саклауга куюны оештырырга, ремонт бригадалары һәм звенолары оештырып, ярыш шартлары һәм дәртләндерү чаралары эшләргә, киләсе 2022 елда басу эшләрендә катнашачак техника һәм агрегатларга билгеләнелгән вакытта техник торышларын тикшерү үткәрергә, машина трактор парклары ихаталарында һәм складларда тәртип булдырырга, экологик, техник һәм янгын хәвефсезлеге таләпләре үтәлешен тәэмин итәргә, дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә бу эшләрдә күзәтчелек оештырырга тәкъдим ителә. Барлык трактор тагылмаларын, тырмалар һәм кәтүкләрне ремонтлауны 1 февральгә, туфрак эшкәртү һәм чәчкеч машиналарын 20 мартка, тракторларын һәм аларга тагылма минераль ашламалар сиптерү агрегатларын 1 апрельгә, үзйөрешле чәчкечләрне 20 майга, мал азыгын уру, бөртек суктыру комбайннарны һәм уракларын, туфрак эшкәртү машиналарын һәм автомобиль үлчәгечләрне 1 июльгә, чөгендер казып алу комбайннарын 20 августка кадәр төзекләндереп бетерергә бурыч куелды.

 

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: