ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 март 2022, 16:20

Уңай күрсәткечләрне арттыра барып

Район хуҗалыкларында үткән елга йомгак ясап агымдагысына эшчәнлек максатлары билгеләүгә  багышланган хисап җыелышлары башланды.

Уңай күрсәткечләрне арттыра барып
Уңай күрсәткечләрне арттыра барып

 Иң тәүдә Ленин исеменәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперптив-колхозы хезмәт ияләре узган хуҗалык елындагы эшчәнлекләрен барладылар. Идарә  рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев гомумән һәм баш белгечләр аерым тармаклар эшчәнлеге буенча тулы хисап тотты, башкарылган эшләрне барлады, ирешелгән уңышларны атап үтте, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча кабул ителгән ярыш шартлары да бердәм кабул ителде.

Утырышта катнашкан  муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелыш – Корылтай депутаты, ярышучы хуҗалык – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы  җитештерү предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов ленинлыларның ырамлы адымнар белән эшчәнлекләрен яхшырта баруларын дәлилләде, кырыс табигать шартларында да терлекчек муниципаль районның һәм БР Дәүләт Җыелышы – Королтай депутатының Почет грамоталарын, Рәхмәт хатларын  һәм матди дәртләндерү чараларын тапшырды.

Чара турында тулырак мәгълүмат “Игенче”нең чираттагы санында урнаштырылачак.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: