ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июнь 2022, 12:22

Бәйрәм бүләксез үтми

Сабан туен! районыбыз халкы һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәмнең күркәм узуына табигать тә теләктәшлек итте, кояш үзенең җылы нурларын мулдан өләште.

Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга райондашлар Һәм  кайткан кунакларҗыелып, тамаша карарга ашыкты. Эльвир Халиков, Нәфисә Әшәрәпова, мактаулы “халык” исемен йөртүче “Ядкарь” (җитәкчесе – Урал Гатауллин), “Асылъяр” (Гөлшат Галләмова), “Березка” (Гөлнара Шәймиева), “Сеспел” ансамбльләре (Вера Фомина), Юмаш мәдәният йортының “Ровесницы” җыр коллективы (Рәмилә Сәлимгәрәева), күрше Кушнаренко районыннан килгән “Сандугач” уен кораллары ансамбле (Фидрат Бикмөхәммәтов), балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективы (Эльза Сәетгәрәева) һәм “Йолдызлык” җыр ансамбле (Әфидә Халикова) моңлы җырлар, дәртле биюләр белән күпмилләтле илебезне, Башкортстаныбызны тасвирлап,  бәйрәм рухы таратты.

         Арытаба сәхнә түренә сабан туеның хөрмәтле кунаклары – иципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Риф улы Гомәров, дәүләт учреждениеләре профсоюзларының Башкортстан буенча оешмасы рәисе Рәшит Мирһади улы Харрасов, Башкортстан сәүдә ассоциациясе рәисе урынбасары Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов, “Тулпар” журналы редакциясе хезмщтщре,  Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Дилбәр Данис кызы Сөләйманова (Булатова) күтәрелде.

Һәркайсы үзенең чыгышында  барлык чакмагышлыларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләр  җиткерде, хезмәт батырларына, алдынгыларга бүләкләр тапшырды.

Иң тәүдә язгы чәчүнең сыйфатын һәм авыл хуҗалыгы культуралары шытымнарының торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары арасында өченче урын – “Октябрь” кооперативына (җитәкчесе – Альберт Фидай улы Мусин, баш агрономы – Олег Илһам улы Солтанов), “Заря” кооперативына (Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов, Азат Фидрат улы Гайсин), җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенә (Ранис Рәис улы Хәмәтдинов),  икенче урын – “Герой” кооперативына (Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Әгъләм Әхләм улы Хәмитов), беренче урын – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенә (Вадим Васильевич Соколов, Илфак Наил улы Шәмсетдинов) бирелде.

Крәстиян-фермер хуҗалыклары арасында төрле дәрәҗәле Дипломнар һәм акчалата премия белән Альфрит Дамир улы Дәүләтшин, Илнур Илвер улы Локманов, Гали Гаделҗан улы Хаҗиев бүләкләнде.

2021 елда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә нәтиҗәле эшчәнлек өчен Диплом Яңа Балтач авыл биләмәсенә (башлыгы – Раушания Фәдир кызы Усманова) тапшырылды.

Районыбызның иң югары бүләге – Почет грамотасына Ленин исемендәге колхоз тракторчысы Фирдинат Рабис улы Вәлиуллин, “Герой” кооперативы водителе Инсаф Рим улы Гәрәев, “Базы” җәмгыяте бухгалтеры Розалия Мидхәт кызы Исланова, “Заря” кооперативы механизаторы Флүс Флүр улы Камаев, Чакмагыш районы ветеринария станциясе  ветврачы Радим Мидхәт улы Мансуров, “Юлдаш” җәмгыяте механизаторы Мәгасим Кәшби улы Нәбиуллин, “Алга” кооперативы бухгалтеры Ильвера Фәнил кызы Хаҗиева лаек булды.

Язгы кыр эшләре һәм малларны кышлату йомгаклары буенча югары җитештерү күрсәткечләре өчен район хакимиятенең Рәхмәт хаты түбәндәге хезмәт алдынгылары: крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рамил Әмир улы Гайсин, “ЧекмагушАгроПродукт” җәмгыяте тракторчысы Хәлил Фәнил улы Еникеев, “Октябрь” кооперативы механизаторы Җиһанур Фәнүс улы Кәбиров, “Базы” җәмгыятенең ветеринар фельдшеры Финат Ришат улы Кәримов, “Победа” кооперативы терлекчесе Зинфир Тимерҗан улы Ногманов, “Байбулат” җәмгыяте механизаторы Рамил Фидрат улы Хәмидуллин, “Россельхозбанк” акционерлар җәмгыятенең Башкортстан буенча филиалының өстәмә офисы баш аналитигы Рөстәм Мидхәт улы Йосыповка бирелде.

Милли гореф-гадәтләрне саклап калуда, күп еллар дәвамында “Сабантуй” халык бәйрәмен, төрле спорт чараларын оештыруга көч салган, районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен “Салкын чишмә” крәстиян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Наил улы Хәбиров ка “Сабантуй Аксакалы” дигән Мактаулы исем бирелде.

Югары профессионализмы һәм күпьеллык фидакарь хезмәт өчен Чакмагыш авыл биләмәсе башлыгы Фаил Әхнәф улы Ишморатов Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Муниципаль районы хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка Башкортстан профсоюзлар федерациясенең Почет грамотасы тапшырылды.

Күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен “Герой” кооперативы идарщсе рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов – Русия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының  Башкортстан буенча  бүленгәснең, “Победа” кооперативының баш бухгалтеры Илүсә Гайнел кызы Мөҗипова – Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек булды.

Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәт салган  Фәндәс Әнвәр улы Әхмәдуллин (“Алга”), Айгөл Таһир кызы Гыйбадуллина (“Юлдаш”), Ирфат Тәлгать улы Гыймалетдинов (“Победа”), Дамир Ривхәт улы Макулов (“Октябрь”), Гүзәлия Нәҗәти кызы Мусина (“Заря”), Флорида Тимергали кызы Мостафина (“Базы”), Фидрат Фирдәт улы Хәмидуллин (“Байбулат”), Илшат Зәки улы Ханнанов (Базы”), Рәлиф Габидулла улы Ханов (“Герой”), Фәнир Фәннур улы Шакиров (Ленин ис. колхоз), Рөстәм Гыйльфан улы Юнысов (“Үзәк” МТСы), Илфак Заһит улы Латыйпов (КФХ), Марсель Хәдит улы Хәсәнов (Бәшир авыл биләмәсе башлыгы) Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Русия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Чакмагыш районы буенча оешмасы рәисе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов, халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге белгече Руслан Ләбиб улы Гәрәев, “Изгелек территориясе” оешмасы хезмәткәре Земфира Дамир кызы Латыйпова, “Чакмагыш-ТВ” директоры Эльвира Әсхәт кызы Сөндекова “Башкортстан профсоюзы алдындагы казанышлары өчен” мактаулы билгесенә лаек булдылар.

 

 

“Заря” кооперативы рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов белән Яңа Коты авыл биләмәсенең эшләр идарәчесе Әлфия Ягъфәр кызы Әгъзамовага Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Почет грамотасы тапшырылды, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте бүлекчәсе мөдире Фларит Нәҗип улы Хәбибуллин һәм “Герой” хуҗалыгының машина белән саву операторы Гөлназ Хәләф кызы Хөрмәтуллинага  БР Дәүләт Җыелышы Корылтай рәисе К.Б.Толкачевның Рәхмәте белдерелде.

Рүзил Әхъярулла улы Әхмәдуллин (“Заря”), Гөлшат Рәгин кызы Васильева (“Үзәк” МТСы), Айнур Фәнис улы Макулов (“Октябрь”), Сергей Александрович Мозговой (“Базы”), Шахзода Ассомиддин улы Назаров (“Герой”), Вил Мөнәвир улы Нурисламов (“Байбулат”) – БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның, Марсель Шамил улы Садыйков (“Юлдаш”), Динар Данил улы Сәлимов (КФХ), Эльза Наил кызы Саматова (“Алга”), Рәсим Фидус улы Фәтыйхов (“Победа”), Артур Радис улы Хановка (Ленин ис. колхоз) – БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усмановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәсми өлеш тәмамлангач, Сабантуй мәйданында ат чабышлары, алдынгылар парады, халкыбызның милли уеннары үткәрелде. Алардан соң бәйрәм сәхнәсендә Башкортстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Рәдиф Зарипов чыгыш ясады. Җырлы-моңлы чагу тамаша барлык райондашларыбызның күңеленә хуш килде.

Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: