ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 август 2022, 11:50

Хезмәт күтәренкелеге белән

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында да урак кызганнан-кыза бара. Хуҗалыкның югары җитештерүчәнле алты данә “Полесье” бөртексуккыч комбайннары, вакытның бер генә минутын да сарыф итмичә, тырыш хезмәт белән мәшгуль.

Хезмәт күтәренкелеге белән
Хезмәт күтәренкелеге белән

Безнең эшче төркем аларны Тайняш авылының төньяк-көнчыгыш өлешендәге 131 гектарлы басуда тап итте. Биредә “Башкирская-10” сортлы уҗым бодаен турыга урып-сугу белән мәшгуль иделәр. Кооперативның баш агрономы, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әгъләм Әхләм улы Хәмитов белән эшләр барышы турында әңгәмәләшәбез.

–Бүгенге көнгә 180 гектарда арпа, 150 гектарда бодайны урып-җыеп алдык инде (без барганда уракның өченче көне генә иде әле). Табигать шартларының кырыслыгына карамастан, уңыш ярыйсы гына: арпа урыны-урыны белән һәр гектардан уртача 41-47 шәр, ә уҗым бодае исә 50 шәр центнер төшем белән сөендерә. Ул күбрәк тә булыр иде, ләкин, белүегезчә, былтыр уҗымны коры туфракка чәчтек, яңгырлар соң башлану сәбәпле ул әллә ни үсешә алмады. Шулай да язгы яңгырлар һәм туфракны яхшылап әзерләү, үсентеләрне тиешенчә тәрбияләү аркасында шушы нәтиҗәләргә ирешүебезгә шатбыз. Яңгырлар явып торса, бу кадәр эсселек булмаса, гектар куәте тагын да югарырак булыр иде, – дип фикерләрен уртаклашты әңгәмәдәшем.

Артабан Әгъләм Әхләм улы зур горурлык хисләре белән уртакта катнашучы уңганнарны атап үтте. Игеннәрне тезмәгә салуда “МагДон” чапкычларында аталы-уллы Айнур һәм Альберт Фәтхелбаяновлар уңганлык күрсәтә икән. Хуҗалыкның “Полесье” комбайннарында басу-кырларда Ринат Хәмидуллин, Вадим Хилаҗев, Илвир Рәхимов, Алик Камалов, Рөстәм Мөлеков һәм Ранис Миңнеханов кемузардан ярышып эшлиләр. Без әңгәмәләшеп торган арада да алар аллы-артлы тезелеп, тигез гөрелте белән иген суктырудан туктамады. Басу белән ындыр табагы арасында үзләренә беркетелгән “КамАЗ” автомашиналарында Хәдис Миһранов, Азамат Батыев, Самат Батыев, Илдар Гәрәев һәм Дилшат Хәмидуллин ал-ял белми эшлиләр. Бункерлары тулып, бер генә басу корабының да тик торуына юл куймый алар: маякчыклары җемелди башлау белән үк комбайннар янына барып та җитәләр һәм алтынсу-гәрәбә тук бодай бөртекләре ташкынын бушатып алып, ындыр табагына ашыгалар. Фоторәсемгә төшереп алу ниятебезгә итәгатьле генә баш картып, урак тәмамлангандарак килүебезне сорадылар.

Комбайннар артыннан ук саламны төргәкләргә урап, товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясендәге саклагычларга ташып өеп баралар. Биредәге сыер маллары өчен аның кирәк булачагы бәхәссез.

Әгъләм Әхләм улы белдерүенчә, уҗым ашлыгы чәчүгә дә әзерлек бара икән, бер үк вакытта җирләрне туңга сөреп калдыру белән дә мәшгульләр. Бу мәшәкатьләрне “Джон Дир” тракторында Роберт Вәлиев, “Класс” тракторында Линар Хәбибуллин башкара икән. Әйткәндәй, былтыр Линар тракторчы механизаторлар арасында республикада икенче урынны яулап, “Нива” автомашинасы белән бүләкләнгән иде. Быел да күрсәткечләре яхшы, тагын да зуррак уңышларга ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Уҗым культуралары урнаштырылачак мәйданнарны яңа “МТЗ” тракторында Рәсим Заһидуллин әйбәтләп культивацияләп бетереп килә. Тиешле вакытында бөртеклеләрне җиргә күмдерү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар, уңайлы мәлен генә көтеп торалар икән.

Басу батырларының тырыш хезмәтләренең шулай күркәм уңышлар белән аклануын күзәтү күңелле, әлбәттә. Маңгай тире тамызып салган тырышлык тормыш иминлеген, буралар муллыгын, келәтләр тулылыгын тәэмин итә.

–Хезмәт ияләренең уңышка ирешүендә җитәкчеләрнең роле зур, – дип дәвам итте әңгәмәбезне Әгъләм Әхләм улы. – Уракка төшкәнче үк идарә рәисе, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов идарә утырышында хезмәт ияләренең эшчәнлекләрен дәртләндерү чараларын чираттагы тапкыр карап чыгу һәм арттыру юлын күрү бурычын куйды. Бу күрсәткечләр бездә болай да башка хуҗалыклардагыдан югарырак, әле тагын да арта төште. Шуңа күрә мондый хәстәрлеккә барысының да бөтен көчен салып тырышып җавап бирүләре табигый хәл. Уңышларның бөтен сере шунда, дип әйтергә дә була. Әлбәттә, техника яңарту, хезмәт шартларын яхшырту, төзү-төзекләндерү эшләре һәм башкалар да һәммәбезгә канат куя. Киләчәктә дә шушы юлдан тайпылмаячагыбызга ышанычыбыз ныклы.

14 август иртәсенә хуҗалык уңганнары Ринат Сәмигуллин үзенә беркетелгән “Полесье” комбайны бункерыннан барлыгы 6155 центнер, Вадим Хилаҗев –6064, 86 центнер, Илвир Рәхимов – 5995.68 центнер, Алик Камалов – 5624,25 центнер, Ранис Миңнеханов – 5271,96 центнер, Рөстәм Мөлеков – 5309,75 центнер ашлык озаткан иде. Бу саннар көннән-көн арта бара.

Водительләр арасында иң җитезе Самат Батыев булып чыкты – ул бу көнгә ындыр табагына комбайн бункерларыннан 7675,5 центнер ашлык ташыган иде. Дилшат Хәмидуллин исә бу көнгә 7223,5 центнер, Хәдис Миһранов – 5190,5 центнер, Азамат Батыев – 5039,5 центнер, Илдар Гәрәев – 3394,5 центнер ашлык кайтарган. Бу күрсәткечләр дә гәзит дөнья күргән көнгә шактый арта төшүенә шик юк.

Бердәм тырышлык белән геройлыларның алга таба да күп юнәлешләр буенча лидерлыкны кулдан ычкындырмаячагына иманыбыз камил. Эш кешесенә яхшы мөгамәлә зур уңышларга канат куя, ә бу исә хуҗалык икътисадында гына түгел, тормыш-көнкүрештә дә ачык чагыла. Тырыш игенчеләргә уңышлар телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: