ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 декабрь 2022, 10:15

Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсен

Малчылык тармагын үстерү буенча район семинаркиңәшмәсендә шундый таләп куелды

Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсен
Терлекчелек табыш китерүен дәвам итсен

 

Район хуҗалыкларында мал кышлату ничек бара? Бер үк шартларда эшләп, продуктлылыкны арттыра баруга ирешү өчен тәү чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Узган атнада “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте карамагына алынган элекке “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, “Победа” һәм “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив колхозларының терлекчелек фермалары базасында үткән район семинаркиңәшмәсе эшчәнлеге үзәгенә шушы мәсьәләләр чыгарылды. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, авыл хуҗалыгы бү леге, токымчылык эшчәнлеге буен ча “Элита” җәмгыяте, район вете ринария станциясе, “Уралбиовит” оешмасы вәкилләре, район ху җалыклары җитәкчеләре, баш зоо Фәнис ӘМИРХАНОВ. техниклары, зоотехникселекцио нерлары, баш ветеринар табиблары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны муни ципаль район хакимияте башлыгы ның авыл хуҗалыгы буенча урын басары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. Семинар үзенең эшчәнлеген Иске Калмаштагы икенче санлы товарлыклысөтчелек фермасын караудан башлап җибәрде. Иң тәүдә муниципаль район хакимия те башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев терлекчелек тармагын артабан үстерү буенча киңәш тәкъдимнәрен җиткерде һәм җа ваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенә кушылганчы булган торыш белән әлеге ферманың бүгенгесе арасындагы аермага игьтибар юнәлтергә чакырды. “Базы” авыл хуҗалыгы пред приятиесе” җәмгыятенең “Октябрь” бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Ринат улы Мусин семинарда катнашу чыларны хуҗалыкта барган үзгә решләр белән таныштырды. Ферма каралтылары төзекләндерелә төш кән, утарлар тирес өемнәреннән арындырылган, салам төргәкләре яхшылап өелгән һәм утарларда да, биналар эчендә дә таратып чыгылган. Тукландыру рационын җайга са лу турында җаваплылыгы чиклән гән “Базы” авыл хуҗалыгы пред приятиесе” җәмгыятенең генераль ный директоры Вадим Васильевич Соколов таныштырып үтте, хезмәт тәртибен ныгыту, эш шартларын ях шырту исәбенә продукция күләм нәренең арта баруы турында сөй ләде. Гадәти фермада да җитеш терүчәнлекне арттыра бару юл лары турында фәһемле тәкъдим нәр, эшлекле киңәшләр семинарда катнашучыларга тәэсир итми кал магандыр, дибез. Артабан шушы ук хуҗалыкның беренче санлы товарлыклысөтче лек фермасында да булдылар. Биредәге эшләр белән әлеге фер ма мөдире Алик Әлтәф улы Кудрячев таныштырып йөрде.  Семинарда катнашучылар биредә дә күзәтелгән уңай үзгәрешләр белән таныштылар, эшкә карашны төптән үзгәртү, мал азыгын баланслап бирү, хезмәткәрләр өчен тиешле шартлар тудыру, малларга яхшы тәрбия бирү аркасында савым күрсәткечләренең шактый яхшыра төшүе, яшь үрчем өчен тудырылган шартлар барысында да яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Семинар үзенең эшчәнлеген “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында дәвам итте. Чарада катнашучыларга кайнар чәй табыны оештырган иделәр, артабан Каразирек товарлыклысөтчелек фермасында шулай ук яшь үрчем сакланышы, савым сыерлары өчен тудырылган шартлар белән таныштылар. Хуҗалык идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов җәйләүдән кайту белән үк маллар өчен тудырылган шартлар, тукландыру рационы турында сөйләп үтте, баш зоотехник Илдар Лотфулла улы Төхвәтуллин исә яшь үрчемнең сакланышы, сыер маллары өчен тудырылган яхшы шартлар белән урында таныштырды. Биредәге саву залы, сөтне суытып озату корылмалары яхшы тәэссоратлар калдырды. Чираттагы тукталыш “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозының Сыйрышбаш товарлыклы-сөтчелек фермасы янындагы быел җәй төзекләндерелгән силос саклау базында булды. Идарә рәисе Фәнис Радик улы Маннанов аны төзекләндерүдә катнашкан оешмалар эшчәнлегенә яхшы бәһа бирде, тотынылган чыгымнарның сыйфатлы азык запасы туплау мөмкинлеген арттыруы белән кайтуын канәгатьләнеп белдерде, агымдагы елда төзекләндерү дәвам иттереләчәген вәгъдә итте. Урындагы товарлыклы-сөтчелек фермасындагы торыш та канәгатьләнерлек дип табылды. Тозлыкуш товарлыклы-сөтчелек фермасында иң тәүдә яшь бозаулар асралган бинаны карап, биредә аларның сәламәтлеге торышын белү максатында анализлар алу буенча осталык дәресе күрсәтелде. Район ветеринария станциясе вәкилләре һәм урындагы зооветбелгечләр бозауларның сәламәтлеген билгеләү буенча ничек анализ алырга икәнлеген күрсәттеләр, яшь үрчем өчен нинди шартлар тудырылырга тиешлеген, чирләргә каршы дезинфекцияләү үткәрү мөһимлеген билгеләп үттеләр. Артабан хуҗалыкның баш зоотехнигы Алмаз Фәнил улы Аллаяров савым сыерлары асралган биналар буйлап экскурсия оештырды, маллар өчен тудырылган шартлар белән таныштырды. Азыкны баланслап “Хозяин” агрегатында әзерләсәләр дә, бина эче кысынкы булу сәбәпле маллар алдына “Беларусь” тракторы ярдәмендә таратып чыгалар икән. Рационны баету, витаминнар белән баланслауга бәйле эшлекле киңәш-тәкъдимнәр дә хуплап кабул ителде. Гомумән алганда, карап үтелгән хуҗалыкларның барысында да мал кышлату чорында продуктлылыкны арттыруга китергән уңай үзгәрешләр булуы мактап телгә алынды. Семинарның теоретик өлеше артабан Тозлыкуш мәдәният йортында дәвам итте. Биредә дә кайнар чәй табыны оештырылган иде. Хакимият башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов бөтен күрелгәннәргә бәһа бирде, мал кышлатуны артабан да продуктлылыгын арттыра барып дәвам итәргә чакырды. Артабан узган 11 айда терлекчелек тармагындагы эшчәнлек йомгаклары белән авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов таныштырды, эшлекле киңәш-тәкъдимнәр җиткерде, уңай яклар белән бергә игътибарны көчәйтү таләп ителгән юнәлешләрне дә барлады һәм тере акча кертүче терлекчелек тармагына игътибар һәрчак зур булырга тиешлеген дәлилләде. Токымчылык эшчәнлеге буенча җаваплылыгы чикләнгән “Элита” җәмгыяте директоры Рөстәм Нәкыйф улы Казыйханов узган 11 айда хуҗалыкларда көтү составын яңарту барышы турында экранга чыгарылган саннар белән дәлилләп сөйләп үтте, эшлекле киңәш-тәкъдимнәр җиткерде. Район ветеринария станциясе начальнигы Ратмир Фәнил улы Ямалеев үзләренең узган 11 айдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, алда торган бурычларда тукталды, һәммәсен дә артабан да малларның сакланышып тәэмин итәргә, элита һәм югары сортлы сөт сатып, яңа уңышларга ирешергә чакырды. “Уралбиовит” оешмасы вәкилләре Виталий Васильевич Яковлев белән Руслан Фәнил улы Латыйпов авыл хуҗалыгы малларын тукландыру, төрле чирләрдән саклап үстерү, терлекчелек эшчәнлеген техник җиһазлау мөһимлеге белән таныштырды, киңәш-тәкъдимнәр бирде, эшлекле хезмәттәшлеккә чакырды. Семинар эшлекле шартларда үтте. Иң җаваплы чор – малларны имин кышлатуны баш санын саклап калу, төрле чирләргә юл куймау һәм продуктлылыкны арттыра бару белән үткәреп җибәрүгә уртага салып тикшерелгән мәсъәләләрнең ярдәме, һичшиксез, зур булыр, дип өметләнәбез.

 

 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: