ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 декабрь 2022, 12:10

Мәдәни учак дөрләсен өчен

Яңа Балтач авыл биләмәсе елның-елында Җирле инициативаларны хуплау программасында катнаша һәм ул гамәлдә булган чор эчендә хәл ителеше кичектерүне көтмәгән шактый проблемалардан халыкның турыдан-туры матди катнашлыгы белән арынуга ирештеләр дә инде.

Мәдәни учак дөрләсен өчен
Мәдәни учак дөрләсен өчен

Киләсе 2023 елда да бу программаның гамәлдә булачагы билгеле булу белән үк биләмәдә анда катнашу теләген яңакаръяудылылар күтәреп чыкты. Биредә халык арасында сораштырулар да үткәрелде, алдан җыелышып, иң өстенлекле бер проблеманы сайлап алырга булдылар. Йомгаклау җыелышы үткән элекке урта мәктәп бинасында вакытлыча сыену тапкан авыл мәдәният йорты функцияләрен башкарган мәктәпнең тамаша залында шактый актив авылдашлар белән бергә читтән кайтканнар да бар иде. Биредә хуҗалык эшчәнлеген алып баручы җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның да катнашуы чараның мәртәбәсен күтәреп җибәрде генә. Ә аны шушы авылдан чыккан талант ияләре дә катнашкан район мәдәният хезмәткәрләренең иҗади төркеме ачып җибәрү үзенчәлекле ямь өстәде. Музыкаль сәламнән соң Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фәдир кызы Усманова җыелучыларны җыелышның максатлары белән таныштырды, көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең төгәл үтәлүе генә авыл халкын борчыган мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтәчәге турында хәтергә төшерде. Матур тарихлы Яда Карьяуды авылы халкының зур күпчелеге биредәге мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлап, анда яңадан тулы канлы тормышның әйләнеп кайтуы яклы булуын белдерде. Әлеге чарада да шушы мәсьәләне үзәккә куйдылар һәм мәдәният йортының мөһимлеген читтә яшәгән күренекле якташлары – филология фәннәре кандидаты, быел гына берләшү нәтиҗәсендә барлыкка килгән башкалабыз Уфадагы төп югары уку йортының Стәрлетамак шәһәрендәге филиалының татарчуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров, хокук саклау органнары ветераны, Башкортстанның атказанган юристы Камил Шакиров, Бакалы психоневрология интернатының Яңа Балтачтагы филиалы директоры Наил Шакиров һәм башкалар хуплап чыкты. Җыелышта зур күпчелек белән киләсе елга Җирле инициативаларны хуплау программасына мәдәният йорты ремонтлау проекты белән керергә карар иттеләр. Артабан әлеге проектны финанслауда өлешләтә катнашу мәсьәләсен тикшерделәр. Бу максатта республика бюджетыннан бүленәсе 1200 мең сум акчаны юллап алуга ирешү өчен проект хакының 15 процентын район бюджеты юнәлтәчәк, шулкадәр үк сумманы – 150 мең сумны шушы җыелышта катнашкан җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов идарә утырышы карары белән бүленде инде, дип вәгъдә итте. Программада җиңеп чыгу өчен 10 процентын халык иганәсе тәшкил итәргә тиеш. Җыелып бертавыштан һәр йорт ихатасыннан 1500әр сум тупларга карар итте. Эшнең башыннан ахырынача күзәтчелек итү максатында Римма Миңлехаҗип кызы Гайнанова, Алмаз Рәфис улы Нургалиев, Флүзә Әнвәр кызы Мөгаллимова, Резеда Солтангали кызы Әхмәтованы берләштергән инициатива төркеме сайлап куелды. Эшләр барышында акча экономияләү мөмкин булса, шул янга калдырылган сумманы да мәдәният йортын төзекләндерү өчен юнәлтергә һәм тулысынча тотынырга карар иттеләр. Җыелыш азагында агымдагы елда программаны тормышка ашыруга матди ярдәм күрсәткән, бу эштә башлап йөргән биләмә хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Форсаттан файдаланып, район мәдәният йорты үзешчәннәре матур концерт куеп сөендерде. Чыгышларда шушы авыл клубы сәхнәсендә осталыкларын ныгыткан авыл өлкәннәренең дә, мәдәният йортын җитәкләгән Илфак һәм Земфира Мансуровларның балалары – район мәдәният йорты директоры урынбасарлары Денис Мансуров белән ансамбль солисткасы Эльвира Федорованың да катнашуы, магнит тасмасы аша яңгыраган әтиәнисенең чыгышын сәхнәдә улы белән кызының гәүдәләндерүе, дәртле биюләр, моңлы җырлар, нәфис сүз Яңа Каръяудыда мәдәни учак, һичшиксез, яңадан дөрли башлаячак, дигән ышанычны арттыра гына.

Мәдәни учак дөрләсен өчен
Мәдәни учак дөрләсен өчен
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: