ИГЕНЧЕ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 февраль 2023, 11:45

Уңай үзгәрешләр белән – алга таба

“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы әгъзаларының еллык хисап җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗылыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, мәгълүмати- консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, Тозлыкушавыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Уңай үзгәрешләр белән – алга таба
Уңай үзгәрешләр белән – алга таба

Чара Тозлыкуш авылы мәдәният йортында хуҗалык әгъзаларының зур күпчелеге катнашлыгында үтте. Гадәт буенча, иң тәүдә узган ху- җалык елы барышында дөньядан киткән элекке әгъзаларның якты истәлеген хөрмәтләделәр, артабан гариза язып яңа әгъзалар булып кергән һәм эштән киткән кешеләрнең исемлекләрен бертавыштан расладылар. Идарә рәисе Фәнис Радик улы Маннанов үткән хуҗалык елы йомгаклары тәфсилле анализланган җентекле чыгышын укып ишеттерде. Анда бик күп рухландыргыч мәгълүматлар яңгырады. “Алга” кооператив-колхозының авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге 8753 гектар мәйданнарының 6369ын сөренте җирләр били. Аны яхшылап эшкәртү, ашламалар кертү, яхшы сортлы орлыкларны оптималь срокларда чәчеп чыгу, вакытында гербицидлар кертү һәм корткычлардан саклау чараларын үткәрү аркасында үтә корылыклы кызу һава торышы шартларында барлыгы 100772 центнер бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алуга ирешкәннәр, гектар куәте уртача 35,99ар центнер тәшкил иткән. Алдагы 2021 елдагыдан бу күрсәткеч 2,5 ярымга диярлек арта төшкән. Соңгы елларда онытыла төшкән шикәр чөгендере игеп карау тәҗрибәләре ярыйсы гына төшем китергән, көнбагышны да, икеләтә диярлек күбрәк җыеп алып, хуҗалык кассасына яхшы гына табыш алуга ирешә алганнар. Мал азыгы культуралары да алдагы елдагыдан икеләтә диярлек күбрәк әзерләнелгән, һәр шартлы мал башына алдагы елдагы 29,1әр центнер урынына 57,9ар центнер сыйфатлы азык берәмлеге әзерләп, сөт савып алу, тәүлеклек артымга ирешү күрсәткечләрен шактый күтәрә алганнар. Әлбәттә, алларына алган барлык күрсәткечләргә дә ирешер өчен бик күп тырышлык саласылары бар әле. Фәнис Радик улы һәр тармак эшчәнлегенә аерым тукталды. Басучылыкта да, терлекчелектә дә тырышып хезмәт салучыларны, төрле звено җитәкчеләр, белгечләрнең фидакарьлеген телгә алды. Уңай яклар белән бергә юл куелган җитешсезлекләрне дә атады, алардан арыну өчен бергәләп көч салырга чакырды. Икътисади күрсәткечләргә анализ барышында бик күп саннар яңгырады һәм аларның югарыга үрли баруы уңай күренеш булып тора. Кооперативның матди хәле яхшыра төшү төзү-төзекләндерү эшләрен җәелдерүгә дә юл ача. Әйтик, узган ел Сыйрышбашта бик яхшылап сенаж саклау базын төзекләндерүгә ирешкәннәр, быелга планнарында андагы сөтчелек фермасында реконструкция башларга ниятләүләре дә куанычлы. Техника яңарту, хезмәт хаклары күләмен күтәрү, эшләүчеләр өчен тиешле шартлар тудыруны дәвам итү киләчәктә дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калачак. Бүген хуҗалык балансында төрле маркалы 38 берәмлек трактор, 6 бөртек суктыру һәм 2 мал азыгы уру комбайннары, 22 төрле тәгаенләнешле чәчкеч агрегатлары, “КамАЗ” һәм “ГАЗ-САЗ” автомашиналары, гербицид сиптерү агрегатлары бар, алар эшче кадрлар белән комплектланылган. Алдагы язгы чәчү кампаниясенә бөтен техниканы яхшылап әзерләп бетереп киләләр, ярыйсы күләмдә ашлама сатып алыган, гербицидлар запасы тупланган. Чәчү структурасында үзләрен яхшы күрсәткән мул уңышлы культуралар орлыклары кулланылачак, алар барысы да яхшы репродукцияле һәм әйбәт сакланышта. Ягулыкмайлау материаллары, запас частьләр дә сабанда сынатырга юл куймаячак, дип өметләнәләр. Гомумән алганда, хуҗалыкның матди-техник базасы алда торган бурычларны үтәргә юл ача, бердәм булып, тырышып эшләү генә таләп ителә. Идарә рәисенең чыгышын баш белгечләр – баш инженер Илдар Әмирҗан улы Гәрәев, баш агроном Фәнил Радик улы Маннанов, баш зоотехник Алмаз Фәнил улы Аллаяров тулыландырды, үз тармакларында ирешелгән уңышларны арттыра барырга, юл куелган җитешсезлекләрне башкача кабатламаска вәгъдә иттеләр. Артабан күзәтчелек советы җитәкчесе Эльвира Фәнил кызы Хаҗиева хуҗалыкта еллык эшчәнлек торышы отчеты белән чыкты. Баш бухгалтер Ильмира Әнвәр кызы Хуҗина еллык бухгалтерлык хисабын бәян итте. Агымдагы елга җитештерү-финанс планын раслау, ярыш шартларын кабул итү буенча баш икътисадчы Ләйсән Рәшит кызы Маннанова сүз алды һәм җыелышта катнашучылар бертавыштан аларны үтәлерлек, дип кабул итте. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов район аграрийларының узган елдагы эшчәнлек йомгаклары белән таныштырды, гомум күрсәткечтә алгалыларның да шактый өлеше булуын бәян итте. Бик күп икътисадый күрсәткечләрдә ирешәсе юлларны күрсәтеп, ул файдаланылмаган резервларны атады, агымдагы ел башыннан сөт җитештерүне шактый арттыруларын яхшы үрнәк, дип билгеләде. Авыл эшчәннәренә агымдагы елда һәм алда да зур уңышларга ирешүләрен теләп, бер төркем хезмәт алдынгыларына муниципаль районның Почет грамотасы, Рәхмәт хатларын тапшырды. Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаровның чыгышы да бай эчтәлекле, шул ук вакытта “Алга” эшчәннәренә мактау сүзләренә дә, тәнкыйть искәрмәләренә дә бай булды. Ул да күрсәткечләрне арттыра барырга өндәде, ә һәр югары нәтиҗәнең икътисади иминлеккә өлеш булуын дәлилләде. Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов үз чыгышында биләмәне төзекләндереп тотуга ярдәм иткән хуҗалык идарәсенә, эшчеләргә рәхмәт белдерде, җиңел булмаган эшләрендә уңышлар гына теләде. Артабан җыелыш дәвам итте. Узган хуҗалык елында идарә һәм хезмәткәрләр арасында төзелгән күмәк килешү шартлары үтәлеше һәм башлангыч профсоюз оешмасына үзгәрешләр кертү турында профсоюз комитеты рәисе Гөлсара Фәнил кызы Шәехова чыгыш ясады, оештыру документларына үзгәрешләр кертелде. Идарә рәисе вазыйфасында киләсе биш елга үзен ярыйсы ук яхшы оештыручы итеп күрсәтергә өлгергән Фәнил Радик улы Маннановның вәкаләтләре озынайтылды, идарә составының яңа әгъзалары да бертавыштан расланды. Гомумән алганда, хуҗалыкның үзган елдагы эшчәнлеге уңай бәһаланылды, алга яңа максатлар билгеләнде һәм бердәм тавыш бирү юлы белән кабул ителде. Җыелыш ахырында күмәк килешү һәм ярыш шартлары буенча булдыклы хезмәткәрләр матди дәртләндерелде. Шактый суммада акчалата һәм аеруча уңышларга ирешкән дистәләгән кооператив әгъзасының өстәп бушлай сыер маллары белән дәртләндерелүе дә аларга яңа җиңүләргә канат куеп җибәргәндер. Бу бүләкләрдән тыш һәр кооператив әгъзасына азыктөлек җыемы бүләк ителде, ә яшь сабыйлары туган берничә гаилә хуҗалыктан акчалата ярдәм алды. Алгалыларның киләчәктә дә алга омтылып, зур казанышлар юлыннан тайпылышсыз алга барачагына ныклы ышанабыз.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: