ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 февраль 2023, 14:25

Хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен

Хуҗалыкларда – хисап җыелышлары

Хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен
Хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен

Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларының еллык эшчәнлеккә хисап ясау, агымдагы елга алга бурычлар билгеләүгә бәйле күмәк җыелышы Яңа Балтач авылы мәдәният йортында кооперативколхоз әгъзаларының зур күпчелеге катнашлыгында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны кооператив-колхоз идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев ачып җибәрде, артабан аның урынбасары Илнур Әмин улы Ханов алып барды. Традиция буенча, көн тәртибә чыгарылган мәсьәләләрне карауга күчү алдыннан узган хуҗалык елы барышында арадан мәңгелеккә киткән элекке кооператив-колхоз әгъзаларының исемлеге ишеттерелде, һәркайсының якты истәлеген хөрмәтләп, бер минутка тынлык игълан ителде. Үткән ел барышында төрле сәбәпләр белән кооператив әгъзалыгыннан чыккан 18 кешенең гаризаларын канәгатьләндерү җыелыш тарафыннан расланылды, яңа кабул ителгән 9 әгъзаның гаризалары шулай ук канәгатьләндерелде. Узган хуҗалык елында Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының эшчәнлек йомгаклары турында тулы мәгълүмат белән аның идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев тәфсилләп чыгыш ясады. Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнеп, бүген сиксәннән артык кешене тотрыклы эш урыннары һәм үз вакытында түләнеп баручы хезмәт хакы белән тәэмин итә. Ярыйсы гына матдитехник базага ия булулары язгы чәчү, үсентеләрне үз вакытында тәрбияләп үстерү, мал азыгы хәзерләү, урып-җыюны оптималь вакыт эчендә башкару, сыер маллары асрап, ит һәм сөт җитештерү кебек эшләрне үз вакытында тиешенчә башкарып барырга ярдәм итә. Һәр тармакта үз эшен яхшы белгән хезмәт ияләре көн-төн тырышып хезмәт салганга, күрсәткечләре дә ярыйсы гына. Мәсәлән, былтыргы корылык шартларында алар 69237 центнер бөртекле һәм бөртеклекузаклы культуралар үстереп җыеп алуга ирешкән, бу 2021 елдагыдан (22437 центнер) өчләтәдән дә артып китә! Моңа өстәп 11366 центнер шикәр чөгендеренең татлы тамырын казып эшкәртүгә озатканнар, ул 2019 елдан бирле игелмәгән булган. 3651 центнер көнбагыш орлыгын да алдагы елдагыдан 133,4 процентка күбрәк (2021 елда 2737 центнер булган) җыеп алуга ирешкәннәр. Иген уңышы гектарыннан уртача 31,5әрцентнер, шикәр чөгендеренеке – 227,3әр, көнбагышныкы – 18,3әр центнер тәшкил итүе дә күрсәткечләрнең ярыйсы ук югары булуын дәлилли. Бу уңышларга ирешүдә зур тырышлык салган белгечләр, механизаторлар, хуҗалыкның башка эшчеләренең фидакарь хезмәтләре турында идарә рәисе һәркайсын атап, ирешкән күрсәткечләрен дә барлап сөйләде, юл куелган җитешсезлекләр, тиешенчә эшләп җиткермәүләр, файдаланылмаган мөмкинлекләр дә читтә калмады. Басучылыкта мал азыгы хәзерләүгә зур игътибар бирелүен дә телгә алды җитәкче, күпме микъдарда тупас һәм сусыл азыклар, фураж хәстәрләнүен дә атап үтте. Яхшы ук сыйфатлы һәм ярыйсы мул итеп әзерләнелгән мал азыгы хуҗалыкта асралган сыер малларының продукт бирүчәнлеген арттырып, рентабельле эшләргә мөмкинлек тудырган. Белгечләр, җитәкчеләр һәм терлекчеләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә сөт җитештерүне киметмәгәннәр, киресенчә, аның яртысы диярлек хәзер эшкәртүгә элиталы сорт белән озатылып, хуҗалык кассасына тере акча агымы булып кайта. Бу җәһәттән эшчәнлекне тагын да яхшырта төшү юллары барланылды, терлекчелекнең бүген икътисад өчен отышлы икәнлегенә басым ясалды. Икътисади күрсәткечләрнең югарыга үрли баруы финанс-хуҗалык эшчәнлегендә дә уңай чагылыш таба. Бүген ленинлылар тотрыклы рәвештә барлык түләүләрне үзвакытында башкарып киләләр, бурычлары да әкренләп кими, тиздән исә бөтенләй арынырга да ниятләре бар. Техника яңарту да дәвам итә, язгы чәчүгә җитәрлек күләмдә орлык, ашламалар һәм гербицидлар запасы тупланган, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр һәм кирәк-яраклар да җитәрлек күләмдә алып куелачак, дип ышандырды идарә рәисе. Башка хуҗалыклардагыдан һәм уртача район күрсәткечләреннән түбәнрәк булса да, хезмәт хаклары күләмнәре дә әкрен генә югарырак үрләвен дәвам итә. Бөртеклеләрнең запасы шактый күп булуы һәм аңа ихтыяҗ ким булу чәчүлек структураларын яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә, агымдагы елда икътисади яктан отышлы үсемлекләргә өстенлек биреләчәк һәм, әлбәттә, мал азыгы запасын мул хәзерләячәкләр. Идарә рәисе шулай ук башка юнәлешләр буенча да байкау ясады, һәр тармактагы эшчәнлекне анализлады, тырышлык салучыларны мактап телгә алды, сүлпәнлек күрсәтүчеләрне җиңелчә шелтәләп тә чыгыш ясады, агымдагы елда башкарыласы эшләрне атады, югары нәтиҗәлелеккә ирешү өчен бөтен тырышлыкны юнәлтергә чакырды. Хуҗалыкның баш белгечләре – баш инженер Айрат Ләбиб улы Галиев, баш агроном вазыйфасын башкаручы Тимур Александрович Филиппенко, баш ветеринар табиб вазыйфасын үтәүче Антон Владимирович Токуновның үз тармакларындагы хәл-торышны тасвирлаган чыгышлары да узган елдагы гомум эшчәнлек турында тулысынча күз алдына бастырырга мөмкинлек бирде. Күзәтчелек советы рәисе Инзир Рәфис улы Дәүләтшин исә гомум эшчәнлек йомакларын саннар теле белән бәян итте. Артабан хуҗалыкның баш бухгалтеры Радик Мәлих улы Усманов еллык хисап белән таныштырды, хуҗалык елы барышында төзелгән килешүләр, идарә утырышлары карарларын гомум тикшерүгә чыгарды һәм бердәм кабул итүләренә иреште. Чараны алып баручы Илнур Әмин улы Ханов ЕГРЮЛга үзгәрешләр, күмәк килешүгә РФ Хезмәт кодексына ярашлы кертелгән өстәмәләрне укып ишеттерде, алар җыелышта бердән хупланылды. Идарә рәисе хезмәт хакының минималь күләме арту, хезмәткәрләргә түләү тәртибе буенча үзгәрешләр белән таныштырды, алар да фикер аермалыклары тудырмады. Ленинлыларның узган хуҗалык елындагы эшчәнлек күрсәткечләрен гомум район буенча саннар белән чагыштырып, муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов җентекле анализлы чыгыш ясады. Якташларының ирешкән уңышларын, артабан игътибарны көчәйтәсе участокларны атап, ул, гомум алганда, алга китеш күзәтелүен бәян итте, темпны киметмәскә һәм булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланырга чакырды. Авыл эшчәннәренә бурычлар һәм киңәшләр, изге теләкләр җиткергәннән соң хезмәтләрендә аеруча уңышка ирешкән берничә кооператив әгъзасына муниципаль районның Почет грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәгълүмати-консультация бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров үзенең чыгышын-да кооперативның финанс-икътисади торышын анализлады, аерым күрсәткечләр буенча районда алдынгы урыннар биләүләрен мактап телгә алды, ирешәсе, ягъни эшләп җиткермәгән урыннарны күрсәтте, алардан арыну юлларын санап үтте һәм ленинлыларны бу җәһәттән тырышлыкны арттырырга өндәде. Чара ахырында яшьләре тулып хаклы ялга чыгучы кооператив әгъзаларына хөрмәт күрсәтелде, ярыш шартлары буенча уңышларга ирешкән барлык хезмәткәрләр матди дәртләндерелде. Җыелыштан соң кооперативколхоз әгъзалары яңа көч белән агымдагы елга билгеләнгән планнарны үтәргә эш урыннарына таралышты. Ел уңай килеп, аларның һәммәсенә дә ирешергә насыйп булсын иде, дип телибез.

Хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен
Хезмәтнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: