ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2023, 09:45

Уңышлар артында – тырыш хезмәт

Хуҗалыкларда – хисап җыелышлары

Уңышлар артында – тырыш хезмәт
Уңышлар артында – тырыш хезмәт

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең эшчәнлеге турында райондашларыбыз гәзитебездә әледән-әле дөнья күреп торучы мәкаләләр аша яхшы хәбәрдар. Биредәге тормыш, җәмгыять хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлеге турында сүз барган узган хуҗалык елын йомгаклау һәм агымдагысына планнар билгеләү буенча гомум җыелыш Рәҗәп мәдәният йортында үтте. Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров, Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Чараны җәмгыять директоры Валерий Вадимович Соколов ачты һәм алып барды. Җәмгыять финанс-икътисад күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә алдынгы өч хуҗалык исәбендә килә. Шушы күрсәткечләрне саклап калу һәм арттыра бару өчен аның барлык әгъзаларының да бердәм тырышлыгы салына. Җыелышта яңгыраган чыгышлар үзәгендә бу ачык чагылыш тапты да инде. Гадәттәгечә, иң тәүдә узган хуҗалык елы дәвамында җәмгыятькә кабул ителгән яңа әгъзалар һәм төрле сәбәпләр белән эштән китүчеләрнең гаризалары хупланылды. Шул ук вакытта якты дөньяны калдырып киткәннәрнең якты истәлеге дә хөрмәтләнде. Хуҗалык 2022 елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, эшчәнлек барышында нинди авырлыклар аша үтелде, ирешелгән казанышлар, эшләр җиткермәүләр, юл куелган җитешсезлекләр һәм агымдагы елга билгеләнелгән планнар – болар һәммәсе дә җәмгыять директоры Валерий Вадимовичның бай эчтәлекле чыгышында җентекләп чагылдырылды. Алда әйтеп үтелгәнчә, бу җәмгыять – районда иң көчле, әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе. Җитәкчелек, белгечләр, барлык участоклардагы хезмәткәрләрнең берлектәге тырышлыгы узган елда да шактый югары күрсәткечләр белән акланды. Чәчү технологиясен җиренә җиткереп башкару, ярыйсы күләмдә минераль ашламалар кертү, игү өчен безнең район шартларына яраклаштырылган зур уңыш бирүче сортларга өстенлек бирү, үсентеләрне үз вакытында тиешенчә тәрбияләү нәтиҗәсендә биредә дә үтә корылыклы кызу җәй шартларында басулар яхшы уңыш белән сөендерде. Бөртекле культураларның гомум җыемы, алдагы 2021 елдагыдан (49714 центнер) 213,3 процентка артып, 106024 центнер тәшкил итте. Гектар куәте дә 2021 елдагы 19 урынына уртача 41,9ар центнер булды – шулай ук үсеш 220,35 процент. Мул итеп мал азыгы культуралары да игелде һәм ел ярымлык печән, сенаж, силос, фураж запасы тупланды. Заманча таләпләргә җавап бирүче һәм һаман да төзү-төзекләндерү эшләре туктап тормаган фермаларда малларның баш саны арта баруы да куанычлы: биредә сыер маллары барлыгы 1957 баш тәшкил итә (үсеш 111,8 процент), шул исәптән савым сыерлары – 685 баш (шулай ук 110 процентка күбрәк). Бөтен таләпләргә җавап биргән саклагычларга тупланган югары сыйфатлы, туклыклы һәм витаминнарга бай мал азыгын җитәрлек күләмдә бирү аркасында бу хуҗалыкта тереләй авырлыкта ит җитештереп тапшыру (3072 центнер, үсеш 106,9 процент), тәүлеклек уртача артым (875 грамм, үсеш 102,9 процент), бары тик элита сортлы сөт җитештерү (526520 центнер, үсеш 112.3 процент), һәр сыердан уртача савым (7682 килограмм, үсеш 101,7 процент) күрсәткечләре дә бары арту ягына таба гына теркәлгән. Уңыш мул булып та, әлегә сатып алу хаклары түбән булу аркасында келәтләрдә сакланып, игенчелек тармагының табыш китермәве күзәтелсә дә, сөт сатудан кергән табыш (196824 мең сум, үсеш 136,9 процент) гомум рентабельлелек күрсәткечләрен алдагы еллар дәрәҗәсеннән сизелерлек киметмәскә юл ача. Моңа шулай ук ит һәм сөткә хакларның арта төшүе дә ярдәм итә. Ә икътисади яктан тотрыклы эшләү хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хаклары күләмен арттыру мөмкинлеген дә биргән: 2021 елдагы 37395 сум урынына 43590 сум – үсеш 116,6 процент. Җәмгыятьнең салымнар түләү буенча да, алынган кредитларны каплата бару җәһәтендә дә кичектерелгән бурычлары юк, зур төзелешләр алып баруга, техника яңартуга инвестицияләр күләмнәре дә арта баруы сөенеч уята. Бүген җәмгыять карамагында барлыгы 23 трактор, аларга 15 тагылма, 11 сабан, 231 тырма, 4 культиватор, 7 чәчү агрегаты, шул исәптән 3 чәчү комплексы, үзйөрешле чапкычлары, 6 ашлык суктыру, 3 мал азыгы уру комбайннары, 5 данә салам һәм печәнне тыгызлап урау агрегатлары, гербицид һәм ашламалар сиптерү агрегатлары, 6 саву агрегатлары (шул исәптән, 4 торбаүткәргечкә саву) бар. Аларга үтә җаваплы хезмәткәрләр беркетелгән һәм алар даими рәвештә белемнәрен күтәрә тора. Хезмәткәрләргә тиешле шартлар тудырылган, профилактик медицина тикшерүләрен үтеп торалар, сәламәтлекләрен ныгыту өчен шифаханәләрдә дәвалану мөмкинлеге дә тудырылган. Валерий Вадим улы һәр тармак буенча эшләр торышына бәһа бирде, тырышып эшләүчеләрне дә, киресенчә, илке-салкылык күрсәтүчеләрне дә телгә алды. Күп юнәлешләр буенча файдаланып бетелмәгән резервларны һәм шул аркада алып җиткерелмәгән акчалата табыш күләмнәрен атады. Гомумән алганда, аның чыгышы байбулатлыларны башлыча җитештерүчәнле тырыш хезмәткә берләшкән бербөтен коллектив итеп күз алдына бастырды. Директорның чыгышын техник хәвефсезлек буенча инженер Альберт Ясәви улы Хафизов, баш инженер Егор Леонидович Соколов, баш зоотехник Владимир Александрович Трухин тулыландырды. Алар үз тармакларында булган уңай яклар белән беррәттән эшләп җиткермәүләргә ачыну белдерделәр, бергәләп алардан арыну юлларын билгеләделәр. Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов үз чыгышында “Байбулат” җәмгыятен районның йөзек кашын тәшкил итүче хуҗалыкларның берсе буларак бәһалады. Биредәге эшчәнлек күрсәткечләре күп хуҗалыклар өчен өлге булып торуын ассызыклады, шулай ук аерым өлкәләрдә үтәлүгә ирешмичә калган эшләрне дә читләп үтмәде. Районыбыз агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар белән таныштырды, көнүзәк мәсьәләләрне бәян итте. Чыгышының соңында зур уңышлар яулаган берничә хуҗалык уңганына һәм җәмгыять директоры Валерий Соколовка муниципаль районның Почет грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге директоры Ирек Мидхәт улы Тангатаров байбулатлыларның финанс-икътисади эшчәнлегенә анализ ясады, күп тармаклар буенча алдынгылыкны бирмәүләрен мактап телгә алды, аерым җитешсезлекләрне дә читләтеп үтмәде. Гомумән алганда, биредәге эшчәнлекне уңай яктан бәһалады. Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев үз чыгышында җәмгыять дирекциясенә, барлык хезмәткәрләргә бөтен башлангычларында, күп проблемаларны хәл итүдә ихлас ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, алда да уңышлы эшчәнлек теләде. Җыелыш ахырында агымдагы елга эшчәнлек планы, ярыш шартлары кабул ителде, узган хуҗалык елы йомгаклары буенча һәр хезмәткәрне матди дәртләндерү турында боерык белән таныштырдылар. Зур күтәренкелек белән барысы да яңа планнарны тормышка ашырырга юнәлде.

Уңышлар артында – тырыш хезмәт
Уңышлар артында – тырыш хезмәт
Уңышлар артында – тырыш хезмәт
Уңышлар артында – тырыш хезмәт
Уңышлар артында – тырыш хезмәт
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: