ИГЕНЧЕ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 март 2023, 15:45

Сыерлы көнең сыйлы

Район хуҗалыкларында көндәлек савым арта бара

Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы

Районыбыз аграрийлары мал кышлату чорын хуҗалыкларны тере акча агымы белән тәэмин итүче сөт җитештерүне көннән-көн арттыра барып дәвам итәләр. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, 27 февральгә ел башыннан товарлык лысөтчелек фермаларында барлыгы 117678 центнер сөт җитеш терелгән, бу исә 2022 елның шушы чорындагыдан (100439 цент нер) егерме мең центнерга якын ар тыграк, дигән сүз. Көндәлек җитеш терелгән сөт күләмнәре дә, узган елның шушы көнендәге күрсәткечтән (1781,16центнер) күпкә арта төшеп, 2125,98центнер тәшкил итә. Башкача әйтсәк, район фермаларында көн саен 212шәр тонна сөт җитештерелә һәм аның зур күп челеге, эшкәртүгә элита сорты белән озатылу аркасында, хуҗалыклар кассаларына шактый мул акча булып әйләнеп кайта. Һәр сыердан уртача тәүлегенә 26,5әр килограмм сөт савып алына, былтыр бу чорда әлеге күрсәткеч 22,2 килограмм булган. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте бүген районда иң күп сөт җитештерүче хуҗалык булып тора – биредәге фермалардан һәр тәүлектә элита сортлы 81әр тонна сөт эшкәртүгә озатыла. Рапат, Иске Почкак, Уйбулат, Юмаш товарлыклысөтчелек фермаларын да хезмәт салган авыл уңганнарының бердәм тырышлыгы әнә шулай аклана. Безнең хәбәрчебез Уйбулат фермасында ике саву залында булдыклы, уңган савучы хатынкызларны кызу эш мәлендә тап итте. Бүген биредә һәр сыердан уртача 29,2шәр килограмм сөт савып алына. Савучылар Илүсә Нуриәхмә това, Җәүһәрия Хисмәтуллина, Гөлшат Әхмәтҗанова, Светлана Сәйфуллинаның кулларына күз иярми. Икенче залда исә Рәсимә Ханнанова, Гөлнур Миңнеханова, Фәридә Джураева алял белми тырышлык өлгеләре күрсәтә. Ферма мөдире Флүр Гыйльванов белән сөтлебикәләрне саву залларында хезмәтләндерүче әлеге хатын кызларны фоторәсемгә төшереп алдык. Һәр малкай үз урынын белеп ки леп басуга яхшылап юып, җиленнә ренең торышы күздән үткәрелә. Ар табан саву аппараты тоташтырылу белән компьютер мониторында малкайларның сәламәтлек торышы чагылдырыла һәм саву процессы ахыргача озатыла. Җиленнәре бушаган малкайларны икенчеләре алмаштыра бара. Савылган сөт исә торбаүткәргеч аша махсус сакла гычка куылып туплана һәм биредә тиешенчә суытылып, эшкәртү заво дына озатыла. Эш процессын лаборант Миләүшә Хәмидуллина, ветеринар табиб Финат Кәримов даими контрольдә тота. Ясалма орлыкландыру операторы Рифат Кадергулов та биредә – ул һәр сыер ның үз вакытында орлыкландырылуы өчен җаваплы, шулай ук сервис чорының төгәл үтәлүен дә күз уңыннан чыгармый. Сыерлар алдында исә яхшылап балансланылган, бөтен таләпләргә дә туры килә торган югары сыйфатлы азык өзелми, автомат эчергечтә су да даими бирелеп тора. Маллар торлагында җылы, иркен, аслары да коры тотыла. Мондый шартларда, әлбәттә, мул продукция алмый мөмкин дә түгел. Хуҗалыкның барлык сөтчелек фермаларында да сөт җитештерүгә караш әнә шулай үтә җаваплы, шуңа күрә күрсәткечләренең дә гел югарыга үрләве табигый. “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативколхозы исә көндә лек савым күрсәткечләре белән районда гына түгел, республикада беренчеләр исәбендә килә. Тайняш, Каран, Иске Балак товарлыклы сөтчелек фермаларында сөтлеби кәләрдән алынган көндәлек савым күрсәткече 27 февральгә 3638әр центнер тәшкил итә! Карандагы фермада Рәмилә Ситдикова, Аса метдин Ходайназаров кебек уңган нар эшенә соклансак, Тайняшта Рәзилә Евдокимова, Гүзәлия Бакирова, Надежда Николайчева, Фәйзетдин Ходайназаровның тырышып эшләвен фоторәсемгә төшереп алдык. Биредәге саву залында да пөхтәлек, шундый ук заманча приборлар ярдәмендә һәр сөтлебикә турында мәгълүматлар белергә һәм сәламәтлек торышын кузалларга, күпме сөт бирүен теркәргә мөмкин. Бу ферма да сөтне бары тик элита сортлы чимал рәвешендә генә эшкәртүгә озатып, зур табыш алуга өлеш кертә. “Сыерның сөте – телендә”, – ди гән халык мәкаленең дөреслеге шулай ук “Үзәк” машинатехнология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең үзәк усадьбасы булган Иске Бәшир товарлыклысөтчелек фермасындагы эшчәнлектә дә ачык чагыла. Мал торлакларын тамырдан реконструкцияләү, бары тик яхшы сыйфатлы, туклыклы матдәләргә бай рацион нигезендә тукландыру, яхшылап тәрбияләү үз нәтиҗәләрен күрсәтә: биредә көндәлек савым күрсәткечләре икеләтә дип әйтер лек артып, тәүлегенә 35,3әр килограммга җитә. Эшкәртүгә шулай ук көн саен унар тоннадан артык элита сортлы сөт озатыла. Фер мадагы эшләр барышы шулай ук яхшы тәэссоратлар гына калдыра. Мәгълүматлар күрсәтүенчә, сөт саву күләмнәре шулай ук җавап лылыгы чикләнгән “Байбулат” җәм гыятендә, “Алга”, “Победа” җитеш терү кооперативколхозларында да узган елдагы күрсәткечләрдән югарырак. Гомум тырышлык белән әнә шулай яхшы уңышлар яулана да инде.

Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Сыерлы көнең сыйлы
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: