ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 Май 2023, 13:00

Дан сезгә, кыр батырлары!

Авыр хезмәт күп көч сорый, Җиңел түгел җир эше. Уңыш сиңа һәрвакытта Юлдаш булсын, игенче!

Дан сезгә, кыр батырлары!
Дан сезгә, кыр батырлары!

Игенче хезмәте – иң мактаулы, шул ук вакытта иң авыр һөнәрләрнең берсе. Кечкенәдән авыл кешесе- нең тормышы җир, басу, иген кырлары белән бәйләнгәнен, игенчеләрнең көнне төнгә ялгап басу-кырларда тир түккәнен күреп үскәнгәдер, авылдашларыма, игенчеләргә карата ихтирамым зур минем. Авылның язмышы, киләчәге, яшәеше уңган кешеләренә бәйләнгән икәнен барыбыз да беләбез. Уйлый калсаң, бу, чыннан да, шулай. Авыл җирендә гомер итүче кешедә уңганлык сыйфаты булу – иң мөһим таләпләрнең берсе. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә сокланмый мөм- кин түгел. Көне-төне диярлек, яңгырда да, кышкы бураннарда да алар үз хезмәтләрен намуслы башкаручы һөнәр ияләре. Аларның эше бер көнгә дә тукталмый, диярлек. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучы кеше уңга-сулга карарга да өлгерми, эшнең башкасы җиңнән тарта. Халык өстенә төшкән бүгенге заман сынаулары вакытында да алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын, дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр. Быелгы яз башка елларга караганда күпкә иртәрәк килде. Моңар- чы басу өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды. Җанга якын шушы тавышлар ничектер күңелләрдә өмет, яшәү дәр- те уятты. Авылдашларым өчен иң җаваплы чор – һәркайсы елны туйдырырлык көннәр башланды. Кен- дек каны сеңгән туган авыл туфрагына мәңгелеккә тугрылык саклаган, бар хезмәтен газиз авылына багышлаган, бәхетне үз ягында, җирдә эшләүдән тәм тапкан авылының чын игенче-механизаторлары бу сәгатьләр җитүен ярты кыштан ук көтеп алдылар. “Базы” хуҗалыгының Киндеркүл 7 нче Киндеркүл бригадасы агрономы Радик Сибәгатуллин авылыбыз уңганнарына зур өметләр баглап тора. “Егетләребез бер- сеннән-берсе уңганнар, сынатмаслар. Иртә таңнан караңгыга кадәр тырышып эшлиләр. Мондый булдыклы егетләр барында авылыбыз басуларында игеннәр күкрәп үсәр, табыннарда икмәк мул булыр”, – дип механизаторларның һәрберсен мактап телгә алды ул. Быелгы чәчү чорында көнне-төнгә ялгап, җаны-тәне белән киләчәк уңышка нигез салучы механизаторларыбыз Дамир Байбаков, Ранис Акчурин, Халит Байбаков, Рәфил Зиннәтуллин, Фәних Әюпов, Рөстәм Ялалов, Радик Нургалиев, Илдус Мостафин, Илфат Гыйльманов кебек уңган авылдашларым тырышлыгы белән басуларда бүген кызу эш кайный. Чәчүчеләр Азат Юнысов, Шамил Бакаевның да хезмәтләре бары тик мактауга лаек. Яхшы уңыш алу өчен язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген бригаданың документлар белән идарә итүчесе Татьяна Байбакова да үз эшен бик яхшы белә, һәрвакыт эшен намус белән башкара. “Бер көн алдан чәчсәң – бер атна алдан урырсың”, – ди халык әй- теме. Күптән түгел, изге гает көнендә Киндеркүл мәдәният йорты каршында эшләп килгән “Ак калфак ” җыр-бию түгәрәгенә йөрүче балалар белән басуларда көнне-төнгә ялгап эшләгән кыр батырлары янына барып, “ Данлыйк әле кыр батырларын ”дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадык. Игенчеләрне данлап сайраучы сабан тургайларына кушылып җырлаган Чулпан Исламова, Лиана Мөхәммәтҗанова, Нияз һәм Гүзәлия Гәревларның шигъри һәм моңлы күчтәнәчләрен, Илназ Гәрәевның өздереп татар биюен башкаруын игенчеләр бик яратып кабул иттеләр. Мондый чаралардан авыл хезмәтчәннәре канәгать булып ка- ла икән, бу – безнең өчен иң куанычлысы да, иң мөһиме дә. Ни генә дисәк тә, җырлы хезмәт – күңелле хезмәт. Икмәк тә, җыр да бергәләп, күмәкләшеп эшләсәң генә була . Игенчеләр өчен көннең һәр ми- нуты кадерле икәнен истә тотып, без кайтыр юлыбызга кузгалдык, ә авылдашларым исә уңдырышлы җир куенына гәрәбәдәй игеннәрне чәчүне дәвам иттеләр. Озакламый шушы басуларда яшел шытымнар калкып чыгар, янә дә бераздан басу-кырлар тук башаклары белән сөендерер...Ә бүгенге көндә игенчеләребезгә көч һәм сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә дөнья имин булып, туган җиребезнең уң- дырышлы туфрагында маңгай тире түгеп, җиң сызганып эшләргә насыйп булсын иде авылдашларыма, уңган җир улларына! Сездәй уңган, шәп егетләр барда Авыл бетмәс, җырлап яшәр ул. Сез үстергән икмәк һәр табынны Бәрәкәткә төреп ямьләр ул. Һәрбер нигез, һәр йорт, һәр ихата Муллык күреп, гөрләп яшәр ул!

Дан сезгә, кыр батырлары!
Дан сезгә, кыр батырлары!
Дан сезгә, кыр батырлары!
Автор:Раушания Гәрәева, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас: