ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июнь 2023, 15:10

Иң-иңнәре бүләкләнде

Райондашларыбыз сабан туен һәрвакыт зур түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәмнең күркәм булып узуына быел табигать тә теләктәшлек итте –        кояш үзенең җылы нурларын мулдан өләште.

Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде

 

 

Инде иртәнге якта ук бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы җыелып, тамаша карарга ашыкты. Урындагы мәдәният хезмәткәрләре Гөлнара Шәймиева, Айсылу Такиянузова, Зимфира Зәйдуллина, Нәфисә Әшәрәпова, Рузил Гафаров, Гөлназ Сәлимова, “Идел” гармунчылар ансамбле (җитәкчесе – Ренад Кәримов), “Асылъяр” халык юиләре ансамбле (Гөлшат Галләмова), Балалар сәнгать мәктәбенең “Шатлык” бию коллективы (җитәкчесе – Рәйлә Нуриханова), урыс “Березка” (Гөлнара Шәймиева), чуваш “Сеспел” (Вера Фомина), мари “Помаш” (Джемма Садыйкова) җыр ансамбльләре, район мәдәният йортының вокал коллективлары үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән күпмилләтле илебезне, Башкортстаныбызны тасвирлап халыкка бәйрәм рухы таратты.

Арытаба сәхнә түренә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм сабан туеның хөрмәтле кунаклары  Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Ирек Марс улы Усманов күтәрелде.

Һәркайсы үзенең чыгышында  барлык чакмагышлыларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде, хезмәт батырларына, алдынгыларга мактаулы бүләкләр тапшырды.

Иң тәүдә язгы чәчүнең сыйфатын һәм авыл хуҗалыгы культуралары шытымнарының торышын тикшерү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары арасында өченче урын – җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте (җитәкчесе – Валерий Вадимович Соколов, баш агроном – Илнур Фидус улы Шәйхелисламов), икенче урын – “Герой” колхозы (Фәргать Фәрит улы Ваһапов, Финат Филүс улы Гыйльманов), беренче урын – җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенә (Вадим Васильевич Соколов, Зәниф Фоат улы Әрдаширов) бирелде.

Крәстиян-фермер хуҗалыклары арасында төрле дәрәҗәле Дипломнар һәм акчалата премия белән Рөстәм Илфат улы Гыйльметдинов, Радик Рәзиф улы Тимерханов, Фәнзил Мәхмүт улы Хәмәдиев бүләкләнде.

Чакмагыш районының югары бүләге – Почет грамотасына җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең тракторчысы Радис Мөдәрис улы Баянов, “Победа” кооперативы колхозының механизаторы Илдар Наил улы Галимханов, “Герой” кооперативы зоотехнигы Владик Александр улы Локманов, “Заря” кооперативының бухгалтеры Рима Мират кызы Нурисламова, “Алга” колхозының төзелеш бригадиры Назыйф Сәлимхан улы Хәмәтханов, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең механизаторы Рамил Фидрат улы Хәмидуллин лаек булды.

Язгы кыр эшләрендә һәм терлекләрне кышлату йомгаклары буенча югары җитештерү күрсәткечләре өчен Чакмагыш район хакимиятенең Рәхмәт хаты түбәндәге хезмәт алдынгыларына бирелде: “Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы хисапчысы Чарос Әлиҗан кызы Абушаева, “Муса” крәстиән-фермер хуҗалыгы башлыгы Азат Накыйф улы Мусин, Яңа Балтач ветеринар участогы мөдире Назыйм Фаат улы Нәфыйков, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең кадрлар буенча белгече Гөлназ Миңнислам кызы Тимашева, “Герой” колхозының орлыкландыручысы Лилия Рамил кызы Хәмидуллина, Ленин исемендәге колхозның сыер саву операторы Әлфия Мәгънәви кызы Шаһиҗанова.

Җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган Чакмагыш районы кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Фәндидә Әүхәт кызы Галләмова Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Почет грамотасына лаек булды.

2022 елда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Бәшир авыл биләмәсе хакимиятенә (башлыгы – Марсель Хәдит улы Хәсәнов) Чакмагыш районы хакимиятенең Дипломы тапшырылды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең тракторчысы Илшат Фидаил улы Басыйров һәм терлекчесе Ринат Зөфәр улы Мәрдиев, “Заря” кооперативының сыер саву операторы Олег Ринат улы Гарәфетдинов, “Герой” колхозының азык хәзерләү операторы Фидрат Фоат улы Гыйльванов, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең склад мөдире Эреда Өлфәт кызы Ихсанова, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең механизаторы Рабис Рәис улы Ситдиков, “Алга” колхозының бухгалтеры Ильвера Фәнил кызы Хаҗиева, “Победа” колхозының бухгалтеры Лидия Рәфгать кызы Юнысова, “Чекмагуш-мясо” кооперативы рәисе Рифгать Хәниф улы Рәкыйпов агросәнәгать тармагындагы күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

“Заря” кооперативы механизаторы Мәсгуть Мәүләви улы Зиякаев, “Герой” колхозының тегермәнчесе Илшат Рәфгать улы Кадыйров, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” җәмгыятенең шоферы Анатолий Аркадьевич Соколов, җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятенең баш агрономы Илнур Фидус улы Шәйхелисламов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның, “Алга” колхозы терлекчесе Мансур Рихан улы Галиҗанов, шәхси эшкуар Руслан Тәлгать улы Гыйләҗетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятенең терлекчесе Марсель Шамил улы Садыйков,  Ленин исемендәге колхоз шоферы Фәндәлис Фәнис улы Шакиров, “Победа” колхозының тегермәнчесе Ильмир Венер улы Якупов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усмановның Рәхмәт хатына лаек булды.

Рәсми өлеш тәмамлангач, сабантуй мәйданында ат чабышлары, алдынгылар парады, бригадирлар ярышы, җиңел атлетика буенча эстафета, халкыбызның милли уеннары үткәрелде. Алардан соң бәйрәм сәхнәсендә Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова һәм популяр җырчы, төрле телевизион премияләр лауреаты Илшат Яппаров чыгыш ясады. Якташларыбыз Камилла Мәрвәрова, Динар Фәйзуллин да үзләренең матур җырларын бүләк итте. Чагу тамаша барлык райондашларыбызның күңеленә хуш килде.

Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Иң-иңнәре бүләкләнде
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас: