ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июнь 2023, 10:55

Районыбыз тарихында тирән эз калдырды

Ике дистә елга якын районыбызны җитәкләгән Дамир Мөхәммәт улы Мостафин белән хушлаштык

Районыбыз тарихында тирән эз калдырды
Районыбыз тарихында тирән эз калдырды

Туган җирен данлап яшәп, аның үсешенә лаеклы зур өлеш керткән зур шәхес – унҗиде елдан артык районыбызны җитәкләгән Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы, районыбызның почетлы гражданины, олы йөрәкле, тырыш, булдыклы җитәкче Дамир Мөхәммәт улы Мостафинның йөрәге кинәт тибүдән туктады. Аның белән мәңгелеккә хушлашырга район мәдәният йорты алдындагы мәйданга бөтен җәмәгатьчелек – районыбызның элекке һәм бүгенге җитәкчеләре, оешма-предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, тирә-яктан аралашып эшләгән районнар вәкилләре, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды

Матәм митингын район мәдәният йорты директоры урынбасары Денис Илфак улы Мансуров ачып җибәрде һәм җыелучыларны хөрмәтле якташыбызның тормыш юлына байкау белән таныштырды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев остазы, киңәшчесе, өлкән коллегасы Дамир Мөхәммәт улы Мостафинның арабыздан китүен районыбыз гына түгел, республика җәмәгатьчелеге өчен дә зур югалту, дип белдерде. Унҗиде елдан артык районыбызны җитәкләгән шәхеснең барлык күркәм сыйфатларын атады, ул чорда районда төзү-төзекләндерү, социаль-мәдәни-көнкүреш объектларын күтәрү, район икътисадын югары биеклекләргә әйдәү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешләрендәге эшләргә байкау ясады, мәрхүмнең кешелек сыйфатларына тукталды. Үзенең эшчәнлеге башы нәкъ менә Дамир Мөхәммәт улы кул астында башлануын, аннан күп нәрсәләргә өйрәнүен ул язмыш бүләге дип атады, бергә эшләгән елларын җылы хәтирәләр белән искә алды. Гомумән алганда, Дамир Мөхәммәт улы район тарихында тирән эз калдыр-ды, аның эшләре беркайчан да оны-тылмаячак, диде ул. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов та Дамир Мөхәммәт улының үзенең остазы, аталарча хәстәрлекле өлкән дусты, киңәшчесе булуын искә алды, аның күркәм кешелек сыйфатларында тукталды, мәрхүмнең районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертү белән беррәттән бик күп талантлы җитәкчеләр тәрбияләвен дә билгеләп үтте. Дамир Мөхәммәт улыннан соң җитәкчелек дилбегәсен алган элекке муниципаль район җитәкчесе, әлеге вакытта Дүртөйле муниципаль районы хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов та аны остазы, яхшы дусты, гадел таләпчән укытучысы буларак искә алды, мәрхүмнең кул астында аның изге киңәшләрен тотып эшләгән еллары турында җылы хәтирәләре белән уртаклашты. Артабан мәрхүм турында изге хәтирәләрен элекке Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Ринат Хәтмулла улы Гарипов, Бакалы районының элекке җитәкчесе Рәмис Махиян улы Дәүләтов җиткерде, алар да коллегаларын бары яхшы сүзләр белән генә телгә алдылар, аның яхшы дус, ярдәмчел, хәстәрлекле булуын ассызыкладылар. Муниципаль хезмәт ветераны Дамира Әлтәф кызы Казыйханова Дамир Мөхәммәт улын районыбыз өчен кайгырткан аның тугрылыклы улы, кешелекле, булдыклы, үтә талантлы оештыручы, көчле җитәкче булды, дип бәһалады, аның җитәкчелегендә зур уңышлар яуланылуын атап үтте, бөтен юнәлешләрдә дә бары алга китеш кенә булуын ассызыклады. Районыбызда озак еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән хезмәт ветераны Ришат Ногман улы Әхсәнов Дамир Мөхәммәт улын әле Шаран районында ук бергә эшләгән коллегасы буларак телгә алды, аның кул Ике дистә елга якын районыбызны җитәкләгән Дамир Мөхәммәт улы Мостафин белән хушлаштык Туган җирен данлап яшәп, аның үсешенә лаеклы зур өлеш керткән зур шәхес – унҗиде елдан артык районыбызны җитәкләгән Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре докторы, районыбызның почетлы гражданины, олы йөрәкле, тырыш, булдыклы җитәкче Дамир Мөхәммәт улы Мостафинның йөрәге кинәт тибүдән туктады. Аның белән мәңгелеккә хушлашырга район мәдәният йорты алдындагы мәйданга бөтен җәмәгатьчелек – районыбызның элекке һәм бүгенге җитәкчеләре, оешма-предприятие-учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, тирә-яктан аралашып эшләгән районнар вәкилләре, мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре җыелды. астында киңәшләшеп эшләп, зур уңышлар яулаган барлык чордаш коллегалары исеменнән мәрхүмгә рәхмәт сүзләрен юллады, аны кабатланмас шәхес, дип атады. Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының атказанган табибы, күренекле табиб-онколог якташыбыз, медицина фәннәре докторы Рәшит Газиз улы Бадый-ков Дамир Мөхәммәт улын шулай ук районыбыздан чыккан күренекле шәхесләрне берләштерүче, даими бәйләнештә торучы хәстәрлекле җитәкче буларак телгә алды, аның бөтен күркәм сыйфатлары районыбызны яңа биекләргә әйдәүче көч булды, дип атады. Мәрхүмнең туганнары, якыннары исеменнән икетуганы Әхнәф Әхмәтнәҗип улы Гарифуллин сүз алып, кадерле туганнарын олылап хушлашырга килгән һәммәсенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, Дамир Мөхәммәт улының тырыш хезмәтенең туган җиребезгә игелек китерүен бәһалаучы һәрберсенә сәламәтлек, уңышлар теләде. Мәрхүмнең изге рухына Коръән аятьләрен төбәк имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбирдин, “Әдһәм-Бикә” мәчете имамы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев укып ишеттерде. Хөрмәтле якташыбыз Дамир Мөхәммәт улы Мостафин ата-бабалары туып үскән Каргалы авылы зиратында җирләнде. Аның турындагы якты истәлекләр замандашлары, чордашлары, дуслары, коллегалары, барлык туганнары-якыннары күңелендә озак яшәр.

Районыбыз тарихында тирән эз калдырды
Районыбыз тарихында тирән эз калдырды
Районыбыз тарихында тирән эз калдырды
Районыбыз тарихында тирән эз калдырды
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: