ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июль 2023, 12:15

Азык муллыгы – уңшлар нигезе.

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыятендә дә мал азыгы хезерләү киң колач белән дәвам итә.

Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.

 Быелгы корылык шартларында басуларда үстерелгән һәр культураны югалтуларга юл куймыйча  җыеп алырга тырыша биредәге механизаторлар. Көсәкәй авылының көньяк-көнбагыш өлешендәге аккошлар төяк иткән  буа буенда 28 гектар мәйданга чәчелгән вика, арпа, бодай һәм көнбагыш катнашмасын урып туратып, таварлыклы-сөтчелек фермасы янындагы саклагычка ташуда уңган механизаторлар Илһам Сәгыйтов, Руслан Мәҗитов, Мазһар Саматов кебекләр өлгерлек күрсәтсә, кайткан массаны “Т –150” тракторында Нәзир Әхмәтҗанов, “Джон Дир” да Рәмил Сафиуллин яхшылап тыгызлап таптатып өя бара. Хаклы ялда булса да, хуҗалык ветераны Әүхәт Гыйндуллин әлеге җаваплы чорда өйдә түзеп утыра  торганнардан түгел – ул яшел массага биологик препаратлар кушу өчен җаваплылыкны йөкләгән, өстәвенә механизаторларның хезмәтен исәпкә алып тора.

Хуҗалыкта Ирида Ихсанованы да мактап бетерә алмыйлар: үтә җаваплы келәт мөдире, ягулык-майлау материаллары салучы һәм бер үк вакытта тәмле аш-су әзерләп, хезмәттәшләрен эшкә рухландыручы да ул, дип мактап  телгә  алды аның турында баш инженер Илшат Хәбиров.

Җәмгыятьтә мал азыгы хәзерләү барышы турында тулырак мәгълүматлар – “Игенче”нең чираттагы санында.

Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Азык муллыгы – уңшлар нигезе.
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: