ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2023, 07:45

Бөртеклеләр урагына төштеләр

“Үзәк” машина-технология станциясенең Чакмагыш районы буенча филиалында районда беренчеләр исәбендә бөртекле культуралар урып- сугуга төштеләр. Быелгы аеруча корылыклы шартларда да биредә елына күрә ярыйсы гына уңыш үстерә алганнар, аның бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алу гына таләп ителә.

Бөртеклеләр урагына төштеләр
Бөртеклеләр урагына төштеләр

Безнең эшче төркем филиалның “Знамя” бүлекчәсендә булып, уҗым арышы урагы барышын күреп кайттык. Бүлекчә идарәчесе Рушан Ревинер улы Усманов безне агроном Рәзиф Марат улы Еникеевка тапшырып, башка участокка юнәлде. Яңа Коты һәм Тамьян авыллары арасындагы 96 гектарны биләгән басуда ул көнне “Нью-Холланд” маркалы югары җитештерүчәнле дүрт комбайн тезмәләргә егылган уҗым арышын суктыру белән мәшгуль иде. Булдыклы комбайнчылар Алмаз Мостафин белән Радмир Газет- динов басу корабларын үзләре генә иярләсә, Дамир Әхмәдиев янәшәсендә Кушнаренко аграр көллияте студенты Динислам Хафизов, Шамил Кәримов белән Уфа көллияте студенты Юлай Камалов һөнәри практика үтеп, осталык туплыйлар. Рәзиф Марат улы белдерүенчә, борчак суктыруда да шушы ук комбайнчылар тырышлык күрсәткән.Үз комбайны бункерыннан Алмаз Мостафин барлыгы 284 центнер борчак суктырып төяп озатса, Дамир Әхмәдиев белән Шамил Кәримовта бу күрсәткечләр бертигез – 179ар центнер. Радмир Газетдинов алардан бик азга гына калышкан – 178 центнер суктырып алган. Арыш суктыруда исә, кире- сенчә, Радмирның күрсәткече иң зурысы – без булган көнгә ул үз бункерыннан 701 центнер озаткан, Алмаз Мостафинда бу күрсәткеч 639 центнер, Шамил Кәримов 576 центнер, Дамир Әхмәдиев – 478 центнер суктырып алган иде. Басудан ашлыкны Яңа Котыдагы ындыр табагына “КамАЗ” автомашиналарында тәҗрибәле водительләр Илгиз Юнысов белән Фәрит Сәхибгәрәев ташып өлгертеп тора. Тәүгесе 536 центнер борчак, 1242 центнер арыш ташырга өлгергән дә инде, Фәрит Сәхибгәрәевта бу күрсәткечләр 282 һәм 384әр центнер. –Елына күрә уңыш ярыйсы инде – уртача гектар куәте 25-27 центнер тәшкил итә әлегә. Аерым культуралар өлеше югарырак булачагына да өмет итәбез. Җыеп алгач, билгеле булыр, – диде Рушан Ревинер улы әңгәмәбез барышында. Аны без ындыр табагында – кайткан ашлыкны җилгәреп озатырга әзерләү барышында яңадан тап иттек. Быелгы шартларда да, көтелгән кадәр үк булмаса да, ашлык бар, аны хәзер оптималь вакытта тоткарлыксыз һәм югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга гына кирәк. Моның өчен барлык шартлар да бар.

Бөртеклеләр урагына төштеләр
Бөртеклеләр урагына төштеләр
Бөртеклеләр урагына төштеләр
Бөртеклеләр урагына төштеләр
Бөртеклеләр урагына төштеләр
Бөртеклеләр урагына төштеләр
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: