ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2023, 16:05

Табигать көйсезлекләре киртә түгел

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең Калмашбаш бүлекчәсен безнең эшче төркем булган көнне төнге койма яңгырлар урап үткән иде. Биредәге булдыклы механизаторлар, ике төркемгә бүленеп, Иске Биккенә авылы янәшәсендәге горчица басуында, Калмашбашка терәлеп торган арпа басуында урып-сугу белән мәшгуль булдылар.

Табигать көйсезлекләре киртә түгел
Табигать көйсезлекләре киртә түгел

132 гектар мәйданда тезмәләргә салынган горчицаны суктыруда хуҗалыкның биш “Акрос” комбайны алял белми эшли. Бүгенге көнгә 4372,39 ц. ашлык суктырып ындыр табакларына озаткан булдыклы комбайнчы Дамир Хәммәт улы Хөсәенов әлегә хуҗалыкта беренчелекне берәүгә дә бирми. Без булган көнне дә ул 688 ц. суктырып алып өлгергән. Әхтәм Әс ләм улы Әхмәдуллин үз комбайны бункерыннан 3277, 34 ц. (көндәлек эш нәтиҗәсе 520,30 ц.), Руслан Ризван улы Рамазанов – 3990,99 ц. (бу көнне 683,90 ц.), Ринат Әхкәм улы Сабитов – 3788,69 ц. (ул көнне 626,90 ц.), Тимерхан Рәгыйп улы Латыйпов – 1664,37 ц. (бу көнне 620,30 ц.) ашлык озатканнар. Биредә үк үзенә беркетелгән “КамАЗ” автомашинасында бу төр автомобильләр йөртүчеләр ара сында беренче урында килүче Данис Ханнановны да фоторәсемгә төшереп алдык. Уңган ирегет урак башыннан, машинасын көйле хез мәтләндереп, ындыр табакларына 8418 ц. ашлык ташырга өлгергән. Шундый ук автомашинага идарә итүче Фидан Исхаковның да күр сәткечләре ярыйсы ук зур: ул бу көнгә 7076 ц. ашлык кайтарып, әлегә алтынчы урында килә. Бүлекчә агрономы Фоат Зәйнул линның йөзендә дә хезмәт күтәрен келегеннән канәгатьлек хисләрен генә күзәттек. Быелгы шартларда да ярыйсы ук ашлык үстереп ала алуларына күңеле күтәренке аның. Үтә кыйммәтле чимал буларак эшкәртүгә озатыласы горчица да, вак булуына карамастан, гектарыннан уртача 1314әр ц. бирә. Биредә кемузардан ярышып эшләүче авыл уңганнары белән саубуллашып, Калмашбаш авылы янындагы арпа басуына юл тоттык. “Акрос595” комбайнына идарә иткән Динар Фәнис улы Борханов, үз бункерыннан бу көнгә 4358,24 ц. ашлык суктырып озатып, хуҗа лыкта икенче урынны били. Аны без фоторәсемгә төшереп алдык һәм шул арада тулы бункерыннан ашлык алырга “ГАЗ53” автома шинасында Айдар Газизов (рәсем дә) килеп җитте. Тәүге көн генә эш ләвенә карамастан, ул көн азагына шактый иген ташырга өлгергән дә, дип ишеттек. Биредә үк уракта өченче урынны биләгән Мәснәви Хамат улы Насруллин (бу көнгә 4251,58 ц. ашлык суктырып озаткан), Илгиз Раил улы Шәймөхәммәтов (3641,44 ц.), Әнис Камил улы Шәйдуллин (3533,30 ц.), Марат Булат улы Ардуванов (2399,88 ц.), Җәвит Җәүдәт улы Сәлимгәрәев (1758,80 ц.) һәм Ришат Мәснәви улы Әхмәтҗановның (тәүге көнне эшләве иде, 559 ц.) да алял белми ярышып эшләүләрен сок ланып күзәттек. Алардан ашлыкны “КамАЗ” автомашиналарында әлегә хуҗалыкта икенче күрсәткечкә ия (7836 ц. ташыган) Валерий Сосновский, Фидус Маннапов (7328 ц.), Марс Зарипов (6530 ц.), Илфак Афзалов (6494 ц.), Александр Гализдра (5465 ц.) кебек уңганнар комбайннарның бункерлары тулып тик торуларына юл куймыйча ашлык саклагычка ташып өлгертеп тора.Марс Зарипов белән Фидус Маннановны янәшә бастырып, ә Илфак Афзаловны үзен генә фоторәсемгә төшереп алдык. Басу уңганнарына ул арада төшке аш китереп җиткерделәр. Без булдыклы ир-егетләргә изге теләкләр юллап, кайтыр юлга кузгалдык. Урак кызганнан-кыза бара. Быел уңыш зур көтелмәсә дә, келәтләр буш булмас, дип өметләнергә тулы нигез бар. Табигать шартлары кома- чаулык тудырмаса, булган иген- нәрне югалтуларсыз җыеп алырга шартлар җитәрлек. Авыл уңганнарына тик уңышлар телибез.

Табигать көйсезлекләре киртә түгел
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: