Матур кояшлы август көнендә без әлеге хуҗалык игенчеләрен Сыйрышбаш һәм Чуртанбаш авыллары арасындагы 90 гектар мәйданны биләгән арпа басуында кызу урак барышында тап иттек. Баш агроном Фәнил Маннанов “Памяти Чепелева” сортлы әлеге ашлык төренең үтә корылыклы шартларда да елына күрә ярыйсы төшем биреп сөендерүенә канәгать. “Күбрәккә дә өмет тоткан идек тә, әмма бездән генә тормаган шартлар да бар шул. Салынган хезмәтебезнең бөтенләй бушка булмавы да яхшы инде”, – ди ул беркадәр ачынып, гектар куәтенең әлегә 20-22 центнер тәшкил итүе турында белдереп. Алгалылар уракны башлап кына җибәрсәләр дә, эш темпы кыза баруы сөендерә. Урып-сугу эшләрен комплекслы итеп оештырганнар: тезмәләрдән дә, турыга суктырып алынган басулардан да шунда ук саламны төргәкләргә урап, терлекчелек фермалары янына ташып өя баралар, артабан ул басулар туңга сөрелә. Без булган көнне уракны 2617,54 центнер ашлык суктырган Данил Сәхәбин әйдәп бара иде. “Полесье” комбайнын көйле эшләтеп, үстерелгән игенне югалтуларга юл куймыйча җыеп алырга йөкләмә алган ул. Шундый ук маркалы басу корабында Эльвир Шәйхаттаров аның үкчәсенә басып килә, диярлек: аның күрсәткече 2571,9 центнер тәшкил итә. “Нива” комбайнын көйле эшләтүче Расих Нуриев та беренче мең центнер рубежын үткән: ул бу көнгә 1283,8 центнер бөртек суктырып озаткан иде. Басу белән ындыр табагы арасында “ГАЗ” автомашиналарында Рим Сәлимов (урак башыннан 1702 центнер ашлык ташырга өлгергән) белән Марсель Мохтаров (1480,5 центнер) өлгерлек күрсәтә. Мал азыгы әзерләүне тәмамлап, “КамАЗ” автомашиналары водительләре Рөстәм Казыйханов (2566,20 центнер) белән Раил Сәлимов (2432,4 центнер), Илсур Гадиев (1049,7 центнер) һәм башкалар да матур гына күрсәткечләргә ирешәләр. Фәнил Радик улы салам җыючы механизаторлар эшчәнлеген дә мактап кына телгә алды. Коры төргәкләрне шунда ук төяп, саклагычларга ташып өя барулары да яхшы. Бу көнгә мал азыгына ярыйсы гына өстәмә булачак 400ләп төргәк коры салам (барлыгы 95 тонна) кайтарып урнаштырылган да инде. Уңган механизаторларның берсе Динар Зәкәриевны фоторәсемгә төшереп алырга өлгердек. Басу эшчәннәрен кичке аш алдыннан бергә туплап, фоторәсемдә тарихка калдырдык. Ел әйләнәсенә басуларда фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтүче авыл уңганнарының һәркайсының йөзендә туган кырларында кинәнеп эшләүдән канәгатьлек хисләре чагылып торуы күзгә ташланып тора. Игеннәр бердәм өлгергәнгә, басу эшчәннәре дә тизлекне арттыра бара. Матур табигать шартлары да булган ашлыкны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә. Соңгы гектарларда үстерелгәннәрне җыеп алуга ирешкәнче ерак әле, шулай да бу көнне тизләтү өчен барлык шартлар да бар. Уңышлар гына юлдаш булсын.