ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2023, 06:00

Тук бөртекләр келәтләргә агыла

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе “җәмгыятендә урак белән берничә комплекслы бригада мәшгуль. Булсынга дип җиң сызганган механизаторлар һәр төбәктә кемузардан ярышып эшли, аларның фидакарь хезмәте басулардан җыеп алынган тук бөртекләр агымы булып келәтләргә кайтучы ашлыкны җыеп алу күрсәткечләрендә чагыла.

Тук бөртекләр келәтләргә агыла
Тук бөртекләр келәтләргә агыла

Безнең эшче төркем Юмаш авылы янәшәсендәге 37 гектарлы басуга килгәндә биредә “Акрос” маркалы дүрт комбайн арпа суктыру белән мәшгуль иде. “Памяти Чепелева” сортлы әлеге культураның төшеме уртача 42шәр центнер тәшкил итүен белдерде бүлекчә агрономы Фәнил Сәрвәров. Гомумән, Фәнил Флүс улы белдерүенчә, елына карата ашлык бар, аны үз вакытында югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен тырышлыкларын салалар. Комбайнчылардан Руслан Рамазанов ул көнгә үз бункерыннан 7553,54 центнер, Ринат Сабитов 6804,24 центнер, Әхтәм Әхмәдуллин 6895,39 центнер, Тимерхан Латыйпов 4902,38 центнер ашлык суктырып озатырга өлгергән иде. Гәзит басылган көнгә бу күрсәткечләр, әлбәттә, тагын да арта төшүе бәхәссез. Басу белән ындыр табагы арасында яшь, булдыклы Данис Ханнанов үзенә беркетелгән “КамАЗ” автомашинасында бер генә минутка да тукталып тормый эшли. Без булган көнгә ул барлыгы 24124 центнер иген ташып, хуҗалык буенча икенче урында килә иде: Урал Гарифуллиннан (24383 центнер) күрсәткечләре бик азга гына түбәнрәк. Бәлки хәзер узыпта киткәндер, дип белдерергә тулы нигез бар. Фәнил Флүс улы белән эшләрнең ни дәрәҗәдә оештырылуы турында әңгәмәләшәбез. –Уракка тулы әзерлек белән кердек. Комбайннар да, уракта катнашучы автомашиналар да алдан ук каралып көйләнеп куелган иде, механизаторлар да тулы әзерлекле, бай тәҗрибәле. Ягулык майлау материаллары белән тәэминат та үзбиеклегендә, кирәк булса, ремонт бригадасы шунда ук ярдәмгә килеп җитәргә әзер. Тукландыру да яхшы оештырылган, хезмәткә түләү мәсьәләләре дә механизаторларны канәгатьләндереп кенә калмый, яңа биеклекләр яуларга этәрә. Шулай булгач, тырышып эшлиселәре генә килеп торулары табигый. Агроном белән әңгәмәләшкән арада кемузардан ярышучы басу корабларын төрле яклап фото  рәсемгә төшереп алдым. Комбайннарның тигез эшләве үзенчәлекле бер көй кебек яңгырый, ул исә кырлар өстенә хезмәт тантанасы гимны кебек тарала. Алда да шулай дәвам итсен, урак тиешле вакытында яхшы күрсәткечләр белән генә тәмамлансын, дип телибез.

Тук бөртекләр келәтләргә агыла
Тук бөртекләр келәтләргә агыла
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: