Басу кырларда игеннәр өлгерү белән хуҗалыкның “Акрос” маркалы комбайннары тәүгеләрдән булып уракка төште. Урып җыю башлануны билгеләүче район семинарында нәкъ биредә башлап җибәрүләре очраклы түгел: ашлык культуралары калку басуларда иртәрәк чәчелә һәм иртәрәк тулыша да. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Фидрат улы Гайсин безне басу түрендә каршы алды. “Заря” уңганнары Чакмагыш авылының көнь як көнчыгыш өлешендә – район үзәгенә терәлеп үк торучы 45 гектарлы “Мостафа басуы”нда башаклары тулышкан “Памяти Чепелева” сортлы язгы арпа басуында кызу урак белән мәшгуль иде. –Дүрт комбайныбыз да төзек, барысы да – булсынга дип җиң сызгангарнардан. Бүген уракны Руслан Латыйпов әйдәп бара: 10 августка ул үз комбайны бункерыннан барлыгы 5206 центнер ашлык суктырып озатты. Тәҗрибәле комбайнчыларыбызның икенчесе Фазыл Хәйретдиновта бу күрсәткеч 4278,2 центнер, Фидан Латыйпов үз бункерыннан 4216,3 центнер озатты, Азамат Дәүләтов 2250 центнер иген суктыруга иреште. Барлык игеннәрне “КамАЗ” авто машиналарыбыз белән ташып өлгертеп торабыз. Үзләренә бер кетелгән машиналарда, кемузардан ярышып, Илдус Низаев 7837,3 центнер, Ранис Ихсанов 7819,8 центнер ашлык кайтарды да инде. Шушы көннәрдә генә иген урагына керешкән Салават Гыйльванов (924 центнер) белән Вадим Ихсанов (676,4 центнер) да үз “КамАЗ”лары белән ал ял белми эшлиләр. Матур тезелеп килгән комбайн нарның берсенең бункеры өстендә маякчык җемелди башлауга, аның янына “КамАЗ” барып та җитте. Ашлык ташкыны автомашина кузо вына коелып торган мәлдә хуҗалык алдынгылары – комбайнчы Руслан Латыйпов белән водитель Илдус Низаевны янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп өлгердек. Бункеры бушаган комбайн арытабан суктыруны дәвам итте, ә иген тулы “КамАЗ” ындыр табагына юл тотты. Ул арада Салават Гыйльванов басуга килеп җитте, аны да “КамАЗ”ыннан төшкән мәлендә кадрга сынландырып калдык. Быел зарялылар 950 гектарда арпа, 800 гектарда бодай, 100 гектарда борчак, 150 гектарда көнбагыш, 426 гектарда күпьеллык, 579 гектарда берьеллык үләннәр культуралары, 250 гектарда кара бодай үстергәннәр. Борчакны тулысынча җыеп алып, ул һәр гектардан 14,1әр центнер төшем биргән, келәткә 1410 центнер кайтарылган. Әле арпа мәйданнарының өчтән ике өлешен суктырып бетергәннәр инде (666 гектарда), ул 23,8 әр центнер төшем биргән, келәткә 15847 центнер бөртек кайтарылган. Уңышы җыеп алган басуларда саламны төргәкләргә урап җыеп алып беткәч, туңга сөрү башкарыла, бүген ул шактый мәйданнарда беткән дә иде. Уҗым культуралары чәчү өчен 250 гектар мәйдан әзерләгәннәр, шушы арада әлеге мөһим агротехник алымны да тиешенчә башкаруга тотыначаклар. Уңган, булдыклы хезмәткәрләрнең эшен дә тиешенчә күрә бәһалый беләләр икән. Һәр механиза тор бу сорауга канәгатьлек белән җавап бирде. Ә хезмәт күтәренкелеге өчен – бу иң мөһим төп шарт. Уракны тиешенчә тәмамлар өчен тулы хәстәрлек күрелә, шуңа да зарялылар сынатмаячак, дип белдерергә тулы нигез бар.