ИГЕНЧЕ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 август 2023, 13:00

Басуларда – киеренке хезмәт шавы

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте басуларында да бүген киеренке хезмәт шавы тантана итә. Быелгы корылык шартларында үстерелгән игенне җыеп алу белән беррәттән саламны төргәкләргә урап, товарлыклы-сөтчелек фермасы, машина-трактор остаханәсе янәшәсендәге мәйданчыкларга кайтарып өяләр, иске ферма артындагы уҗым бодаеннан бушаган 120 гектарлы басуга берьюлы черемә чыгаралар, туңга сөрү, уҗым чәчеләсе мәйданда туфрак әзерләү эшләре бара. 

Басуларда – киеренке хезмәт шавы
Басуларда – киеренке хезмәт шавы

Хуҗалыкның баш инженеры Илшат Хәбиров белән һәр участокны карап, аларда хезмәт салучы уңганнар белән аралашып чыктык. “Акрос-550” бөртексуккыч комбайнында үзен шактый булдыклы оста итеп танытырга өлгергән Рәмзил Хәмәтдинов ал-ял белми ашлык суктыру белән мәшгуль иде. Егет бункеры тулып туктауга, янәшәсенә барып та җиттек. Ашлыгын бушатып ындыр табагына озаткач, ул кичке аш белән тамак ялгаганчы үзен фоторәсемгә төшереп, кәефен сораштырып алырга да өлгердек. Корылык биредә дә үзенекен иткән – гектар куәте 22 центнердан артмавы күңелне төшерә. Әнә шул үстерелгән кадәресен дә югалтуларсыз җыеп алып келәткә салу өчен зур тырыш- лык салына да инде. Юлыбыз тирес чыгарылган басуга таба дәвам итте. Анда юнәлгәндә суктырылып алынган басулардагы салам төргәкләренә игътибар иттем: алар ничектер үзенчәлекле итеп төрелгән – пленка белән тышланган, диярсең. –Махсус сетка белән тышланганга шулай күренә ул, – диде Илшат Әгъләм улы минем бу хактагы соравыма җавап итеп. –Сенажны шулай урый торган агрегатны күргәнегез бардыр инде. Саламны болай төрү сакланышын да яхшырта, арасына дым кермәскә дә булышлык итә. Иске ферма артындагы басуга тирес төялгән тракторлар бер-бер артлы агыла. Үзенә беркетелгән “Т-150” тракторында бу җәһәттән Нәзир Әхмәтҗәнов, “МТЗ-82” маркалысында Рамил Сафиуллин,“МТЗ-80”-нәрдә Мәгасим Нәбиуллин белән Ратмир Газиев, “АНТ” тракторында Мазһар Саматов зур тырышлык өл- геләре күрсәтә. Тиресне ферма ихатасында “ДТ-75” бульдозерында эттереп өю дә Мазһар Саматов җаваплылыгында, ә “МЕРЛО” төя- чегендә Альберт Дәүләтов тиз арада төяп озатып тора. Берьюлы ындыр табагына да сугылып чыктык. Биредә Ильфира Мөсәгыйтова кайткан игенне үлчәп, исәбен алып бара, җилгәргәннән соң кайсы келәтләргә урнаштыру мәсьәләсен дә хәл итә. Җәмил Мөсәгыйтов исә “ЗАВ-20” агрегатын көйле эшләтү белән мәшгуль, Гөлрафтор Мөсәгыйтова барлык ярдәмче эшләр уртасында кайный. Әлеге өчәүне янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык. Юлдашлыларның тырыш хезмәте дә гомум район күрсәткечләрендә үз ролен уйный, әлбәттә. Хезмәт күтәренкелеге белән ир- егетләр дә, хатын-кызлар да фидакарьлек өлгеләре күрсәтә.

Басуларда – киеренке хезмәт шавы
Басуларда – киеренке хезмәт шавы
Басуларда – киеренке хезмәт шавы
Басуларда – киеренке хезмәт шавы
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: