ИГЕНЧЕ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 август 2023, 09:45

Уңыш тырышларга юлдаш

Геройлылар бөртекле культураларны 2000 гектарда үстерде. Күмәк тырышлык белән уракны кызу темпларда алып барырга тырышалар. 

Уңыш тырышларга юлдаш
Уңыш тырышларга юлдаш

Безнең эшче төркем булган көнгә барлык мәйданнарның 1389 гектарында игеннәр тезмәгә салынып, суктырылып алынган иде. Келәтләргә 36861 центнер ашлык кайтарылган, гектар куәте уртача 26,5әр центнер тәшкил итә. Арпаны 650 гектарда үстереп, келәткә 15421 центнер җыеп салганнар, аның төшеме 23,7шәр центнер булган. Бодай 1180 гектарда үстерелеп, ул көнгә 735 гектарында урып-җыю эшләре башкарылган иде, 21440 центнер гәрәбәдәй бөртекләр ындыр табагына кайткан, һәр гектар уртача 29-ар центнер төшем бирә. Ашлыкны хуҗалыкның үз комбайннары белән җыялар. “Полесье” маркалы басу корабларын Алек Камалов (бу көнгә 7535,75 центнер ашлык суктырып озаткан), Ринат Сәмигуллин (7451 центнер), Илвир Рәхимов (7414,15 центнер), Вадим Хилаҗев (7411,85 центнер), Рөстәм Мөлеков (6978,25 центнер) кебек уңганнар көйле эшләтеп, үстерелгән игенне бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу хакына берләшкән. Механизатор Алек Камаловның бункерыннан үзенә беркетелгән “МАЗ” үзбушаткычына ашлык бушатып алган арада комбайнчыны да, хуҗалыкта ярышны әйдәп баручы водитель Хәдис Миһрановны да (бу көнгә ул 10644,5 центнер ашлык ташыган иде) фоторәсемгә төшереп алдык. Бераздан Ринат Сәмигуллинның бункеры өстендәге маякчык җемелди башлады, аның янына үз “КамАЗ”ында Руслан Якупов (8221,5 центнер) килеп җитте. Аларны да истәлеккә фото- рәсемдә калдырдык. Ринатның улы Самат та әтисе янында иде. –Күреп үссен, киләчәктә бәлки үзеннән менә дигән механизатор яки авыл хуҗалыгы белгече чыгар әле, – ди әтисе. Шулай гына була күрсен, дибез. Иген ташуда шулай ук Илдар Гәрәев (8757,5 центнер), Наил Җиһаншин (7666,5 центнер) кебек уңганнарның хезмәт өлеше дә зур. Басудагы хезмәт шавы әллә кайларга таралып, кайтаваз булып Базы буе тугае өстенә тарала. Иген урагыннан тыш мал азыгы әзерләү дә киң колач белән дәвам итә. Геройлылар без барган көнгә 7935 тонна сенаж, 3760 тонна печән, 1530 тонна салам әзерләргә өлгергән иде. Басуларга 8930 тонна органик ашлама таратыл- ган, ярыйсы ук мәйданнар туңга сөрелгән, уҗым чәчеләсе басуларда да туфрак яхшылап эшкәртелгән. Геройлыларның күрсәткечләренә карап, “Уңыш тырышларга юлдаш”, – дигән халык әйтеменең дөреслегенә чираттагы тапкыр инанасың. Әйе, безнең чакматаштай чакмагышлылар һәр төбәктә уңганлы- гы, булдыклылыгы белән яңа уңышлар яулый. Бу – күптәнге хакыйкать инде.

Уңыш тырышларга юлдаш
Уңыш тырышларга юлдаш
Уңыш тырышларга юлдаш
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: