ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар , 16:40

Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле

Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә ул гамәлдә булган җиде ел эчендә кичектерүне көтми торган күп проблемалардан арынуга иреште.

Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле
Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле

 Халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен булдырылган әлеге проект алда да дәвам итәчәге билгеле булу белән үк аннан файдалануны дәвам итәргә килештеләр һәм гражданнарның алда үткән җыелышларында иң мөһим проблеманы сайлап, 2024 елда да катнашырга булдылар. Бу җәһәттән гражданнарның йомгаклау җыелышы былтыр 29 декабрьдә Яңа Бирде авылында шушы программа ярдәмендә ремонтланылып, яңарып киткән мәдәният йортында үтте. Шыгрым тулы тамаша залы биредә яшәүчеләрнең аның биктә отышлы ярдәм булуына ышанычы билгесе дә иде. Биләмә башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев чараны ачып җибәреп, җыелучыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас тәбрик итте, Җирле инициативаларны хуплау программасы ярдәмендә  яңартылып ачылган мәдәният йортында күңелле ял итәр, төрле чаралар үткәрер өчен тудырылган шартлар белән таныштырды һәм бу файдалы программага алдагы елда да мөһим проект белән кушылу мөһим легендәлилләде. Алда үткән җыелышлар йомгаклары буенча, авылда яшәүчеләрнең зур күпчелеге берничә ел элек шушы программа ярдәмендә алынган “МТЗ82” тракторына “КУН10” маркалы күтәрткеч җайланма һәм тагылма арба сатып алу мөһимлеге яклы тавыш биргән булган. Әлеге җыелышта да бөтенесе дә шушы проект белән катнашу яклы булуын күрсәтте. Әлеге җайланмага һәм арбага ия булу өчен 800 мең сум акча таләп ителә. Ул, әлбәттә, республика һәм урындагы авыл биләмәсе бюджетлары, иганәчеләр һәм урындагы халыкның башлангыч тупланмасы исәбенә алыначак. Программа шарты буенча, төп башлангычны халык үзе тупларга тиеш, ә ул, үтә бәләкәй сумма буларак, халык өчен күтәрә алырлык. Биләмәдә эшчәнлек алып барган җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте (директоры Валерий Вадимович Соколов) бу максатта 150 мең сум күләмендә иганә ярдәме күрсәтергә вәгъдә иткән дә инде. Шактый акчаны биләмә бюджеты да бүләчәк. Республикадан субсидия алуга ирешү өчен халык тупланмасы күләме 50 мең сум бил геләнелә, ә бу һәр йорт ихатасыннан 700әр сум килеп чыга. Утырышта катнашучылар аны бердәм раслап тавыш бирделәр. Проектны тормышка ашыруда башыннан азагына кадәр башында Рәҗәп мәдәният йорты директоры Рифир Рәис улы Галиуллин торган һәм Лира Хәтиф кызы Галимова, Илшат Фәһим улы Әхмәтов, Фәвәридә Мирзаһидан кызы Хәбибуллина, Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова, Ләйсән Рәфит кызы Бәдертдинова, Альмира Хәмит кызы Әлмиева, Роберт Радим улы Нәҗмиев, Зилә Тимерҗан кызы Ишбулдина, Таһир Фидрат улы Латыйповны берләштергән инициатива төркеме озата барачак, алар өчен һәммәсе дә бердәм тавыш бирде. Проект белән җиңеп, аны тормышка ашыру барышында тупланган акчаның күпмедер өлешен янга калдыру мөмкинлеге килеп туган очракта аны да шушы программада тотынып бетәргә карар иттеләр. Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле җайланма һәм арбага ия булу өчен һәр рәҗәпледән хәзер программа шартларын тиешенчә үтәү генә таләп ителә.

Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле
Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле
Биләмә мәнфәгатьләре өчен кирәкле
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: