ИГЕНЧЕ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 сентябрь , 15:50

Туклыклы да, мул да булачак

Җаваплылыгы чикләнгән "Базы" авыл хуҗалыгы предприятиесе" җәмгыятенең алтынчы бригадасында бөртеклеләрне җыеп алып келәтләргә салу белән үк "яшел урак"ны дәввм итәргә керештеләр.

Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак

 Рапат авылының төньягында 128 гектарны биләгән судан үләне һәм 240 гектарлы кукуруз басуы шактый күп яшел масса белән сөендерә. Ике культура да дүртәр метрдан артык биеккә үскән, өстәвенә массасы да куе. Өч комбайн һәм унөч берәмлек трактор , ике автомобиль без килгәндә берөзлексез урылган яшел массаны ферма янәшәсенә базлауга ташый иде. Биредә исә катнашманы яхшылап бутап, тыгызлап өюдә тагын өч трактор мәшгуль. Иртәдән кичкә кадәр һәр техника утыз-кырыгар рейс ясарга өлгерә. Мал азыгы туклыклы да, мул да булсын, дип әнә шулай күмәк зур тырышлык салына.
(Әлеге хакта тулырак мәгълүмат гәзитебезнең чираттагы санында урын алачак.)

Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак
Туклыклы да, мул да булачак
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: