Биредә игенчелектә дә, терлекчелектә дә зур уңышлар яулануда һәр участокта эшне тиешенчә оештырып алып баручы оста җитәкчеләрнең дә, булдыклы механизаторларның һәм башка белгечләрнең дә фидакарь хезмәт өлеше сизелерлек.
Агымдагы хуҗалык елында да көйсез табигать шартларында басулардан төрле культуралардан ярыйсы гына күләмле уңыш җыеп алына, кышлату чорына җитәрлек һәм хәтта артып калырлык итеп яхшы сыйфатлы мал азыгы запасы туплана, терлекчелек фермаларында сөт һәм ит җитештерү күләмнәре артканнан-арта бара. Бер үк вакытта филиалның бүлекчәләрендәге җитештерү участокларында ремонт-төзелеш эшләре дә киң колач белән алып барыла, хезмәт ияләренең хәвефсезлеген, уңай эш шартларын тәэмин итү юнәлешендә дә тырышлык киметелми. Моңа без филиал директоры белән бергәләп Хуҗин исемендәге бүлекчәдәге эшчәнлек барышы белән танышып чыкканнан соң тагын бер тапкыр инандык.
Алмаз Мәмдух улы белән игене җыеп алынган басулар янәшәсеннән үтәбез. Биредәге инде саламны да төргәкләргә урап, фермалар янәшәсенә ташырга өлгергәннәр, туфракны чүп үләннәреннән аралау, уңдырышлылыгын күтәрү өчен дә чаралар күргәннәр. Иске Бәшир һәм Иске Ихсан авыллары янәшәсендәге басуда үзенә беркетелгән “К-742” маркалы тракторда тәҗрибәле механизатор Ирек Сәитовның, куәтле чит ил машиналары – “Джон Дир” тракторларында шундый ук уңган, булдыклы хезмәт ияләре Фирзат Даутов белән Илдар Сафиуллинның зур тырышлык белән туңга сөрүен күзәттек.
Күперелеп торган кара туфраклы әлеге мәйданнарны алдагы елга шикәр чөгендере урнаштырырга ниятлиләр икән. Тигез һәм сыйфатлы итеп башкарылган җир эшләре – киләсе елда да ярыйсы ук уңыш алуга нигез ташлары салуның бер өлеше ул.
Бер-бер артлы Иске Ихсандагы ындыр табагына агылучы автомашиналар артыннан без дә бу участокка юнәлдек. Биредә прицеплы “МАЗ-65012” автомашинасында басудан бодай алып кайткан уңган водительләрнең берсе Марсель Бакаевны һәм “ЗиЛ-ММЗ 554” автомашинасына идарә иткән иң өлкән уңганнардан Фларит Шәйдуллинны аерым-аерым да, янәшә бастырып та фоторәсемгә төшереп алдык.
–Бу соңгы гектарларның уңышы инде, – дип сүзгә кушылды филиал директоры. –Уракны тәмамлап киләбез. Үзләренә беркетелгән “СS-6090” маркалы комбайннарда булдыклы егетләребез Алмаз Мостафин агымдагы урак чорында бүгенге көнгә 16806 центнер, Марат Фәтыйхов – 16786 центнер, Илнур Әминев – 11851 центнер, Расих Әрдисламов – 12666 центнер, Артем Давыдов – 10711 центнер, Рәфис Әхияруллин 10522 центнер бөртекле культуралар суктырып алып, ярышны әйдәп киләләр. Басу белән ындыр табагы арасында ал-ял белми эшләүче водительләр Рөстәм Латыйпов (“МАЗ-65012”, 35400 центнер), Шамил Яһудин (“МАЗ-65012, 34298 центнер), Салават Ямаев (“Кам АЗ”-45143”, 30376 центнер), Илгиз Юнысов (“КамАЗ”- 45143”, 28339 центнер), Илдар Минушев “КамАЗ”-68901Е”, 22983 центнер), Марсель Бакаев (“МАЗ-65012”, 13469 центнер) һәм башка егетләребезнең тырыш хезмәтенә дә рәхмәттән башка сүзем юк. Кайткан игенне җилгәреп келәтләргә урнаштыруда биредәге мөдир Лилия Рамазанова зур тырышлык сала. “УМЖ” төягечен хезмәтләндерүче Денис Шәйдуллинны да үз эшенең чын остасы, дияр идем.
Соңгы ике хезмәткәрне дә янәшә бастырып фоторәсемгә төшереп алдык һәм артабан кузгалдык.
Яңа Йомран авылы янәшәсендәге фермада мал симертү участогында ремонт-төзекләндерү эшләре соклану тудырды. Шәхси эшкуар Артур Нәбиев биредә башкарылган һәм башкарасы эшләр белән таныштырды, филиал җитәкчесенә үз тәкъдимнәрен җиткереп, тулы хуплау тапты. Симертү төркемендәге сыер малларын ачык һавада йөртү өчен утардан тәүдә тирес катламын басуларга чыгарганнар, артабан тыгызлап кызыл балчык түшәлгән. Әле аранны киртәләп алу максатында торбалар утыртылган, аларны яхшылап бер-берсе белән тоташтыргач, урам яклап азык салырлык итеп улаклар беркетеләчәк, башка эшләр үтәләчәк.
Подрядчы эшләрне тизрәк төгәлләр өчен бөтен шартлар да булуын белдерде, тырыш хезмәткәрләр исә без булганда да эшләреннән бүленеп тормады.
Иске Ихсандагы сыер малларын симертү пунктына керү юлын яхшылап күтәртеп, кызыл балчык катламын тыгызлап җәеп чыгып, өстенә вак таш түшәгәннәр һәм бу биредә эшләүчеләр өчен зур уңайлык булып тора.
–Малкайларны 5-6шар центнер тере авырлык белән озатабыз, – ди Алмаз Мәмдух улы. –Махсус автомашиналарга керү өчен дә, азык ташучы техникага йөрергә дә, эшләүче хезмәткәрләргә дә күпкә уңайлырак хәзер. Алда мондый эшләрне артабан да дәвам итәргә ниятлибез һәм, һичшиксез, моңа ирешәчәкбез дә.
Аның сүзләрен биредәге аранда мул ризык утлап торган сыер малларының асты коры булуы да куәтли, төзү-төзекләндерү эшләренең дәвам итәчәге исә алдагы көннәргә ныклы ышанычны арттыра төшә.
Сәфәребезне артабан Яңа Калмаш авылының өске ягындагы кукуруз басуында дәвам иттек.
Ярыйсы ук биеклеккә күтәрелгән һәм шактый куе әлеге культураны “КВК-800” маркалы комбайнда Радамил Хәбиров яхшылап туратып, бер үк вакытта химик препаратлар белән дә катнаштырып, Иске Бәшир товарлыклы-сөтчелек фермасы янәшәсендәге базлау урынына озата. Яшел масса ташуда берничә прицеплы “КамАЗ” автомобильләре, төрле маркалы тракторлар мәшгуль. Без булганда биредә “КамАЗ” автомашиналарында водительләр Фидус Дәүләтов, Нил Латыйпов, Ранис Абдуллин, “Джон Дир” тракторында Фларис Латыйпов уңганлык өлгеләре күрсәтә иде. Әлеге ир-егетләрне дә тарихта сурәтләп калырга өлгердек.
Алмаз Мәмдух улы Яңа Ихсан авылы янәшәсендәге басуда шикәр чөгендере казучы механизаторлар янына да алып килде.
Куәтле “Холмер ВР 1745” маркалы комбайнны Рәфыйк Сәлимов, “Гримми УК 1347” маркалысын Илшат Смаков белән Рөстәм Заһидуллин хезмәтләндерә иде. Әлеге уңганнар моңа кадәр “Знамя” бүлекчәсендәге мәйданнардан татлы тамырны казып алып өемнәргә салырга өлгергәннәр иде, без булганда шушы бүлекчәгә күчеп эшли башладылар. Шактый эре һәм зур мәйданнарда игелгән бу культура да һәр гектардан уртача 500әр центнердан да ким булмаган төшем белән сөендерә. Төяп, эшкәртү предприятиеләренә озатыласы чимал өемнәре күзгә күренеп арта баруы да зур куаныч тудыра.
Матур табигатьле төбәктән кайтыр якка кузгалганда тагын бер тапкыр иркен кырларга караш ташладык. Офыкларга терәлеп яткан басулар бушый бара, аларны шунда ук эшкәртеп, киләсе ел уңышына да нигез салына. Уҗым культуралары урнаштырылган мәйданнарда үсентеләр дәррәү рәвештә яшел булып шытып чыккан, бу да алдагы елда ярыйсы ук уңыш алыначагына ишарәли.
Тырыш хезмәт үзен аклап, ырамлы эш күрсәткечләре мул уңыш белән сөендерә икән – димәк, җир кешесенең хезмәте бушка түгел. Алда да шулай булсын – тыныч күк йөзе астында зур хезмәт җиңүләре генә яулансын иде.