ИГЕНЧЕ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 октябрь , 16:20

Уңганнарга эш карышмый

Ленин исемендәге  кооператив-колхоз механизаторлары бу көннәрдә соңгы гектарларда бөртеклеләр урагын тәмамлап, мал азыгы хәзерләүне дәвам итәләр.

Уңганнарга эш карышмый
Уңганнарга эш карышмый

Биредә берничә ел инде үзен аклый торган соя культурасын игүгә өстенлек бирелә. Тукай авылының төньяк-көнбатыш өлешендәге 92 гектарлы басуда аны суктырып алып бетереп киләләр иде. Хуҗалыкның “Полесье” комбайннарында Салават Бакиров (818 центнер суктырып алган), Рифат Дәүләтшин (141,5 центнер), “Нью Холланд” комбайнында читтән ярдәмгә килгән Владимир Латыйпов (245,5 центнер) тырышлыгы белән 1205 центнер әлеге кыйммәтле культура суктырып алынып, ындыр табагына кайтарылган да иде. Комбайннардан аны үзенә беркетелгән “КамАЗ” автомобилендә тәҗрибәле водитель Сәгыйть Насыйбуллин ташып тора.

Яңа Балтач авылы янәшәсендә кукуруз басуында да эш кайный. Ургыч комбайннарны Артур Ханов (4144 центнер) белән Фиргать Кадраев (2317,5 центнер)  хезмәтләндерә. Туралган яшел массаны сөтчелек фермасы янәшәсендәге базлау урынына уңган водительләр Фәндәлис Шакиров (“КамАЗ”, 1829,7 центнер), Фәндүс Хәмидуллин  (“КамАЗ”, 740 центнер), Илмир Әхмәдуллин (“КамАЗ”, 729,3 центнер),  механизаторлар Ирек Ваһапов (“МТЗ-82”, 282,9 центнер), Эдуард Ихсанов (“МТЗ-82”, 390 центнер) һәм башкалар ташып тора.

(Бу турыда тулырак материалны “Игенче” гәзите битләрендә укырсыз).

Уңганнарга эш карышмый
Уңганнарга эш карышмый
Уңганнарга эш карышмый
Уңганнарга эш карышмый
Уңганнарга эш карышмый
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: