ИГЕНЧЕ
+21 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
25 Февраля 2025, 10:35

Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Башкортстанда эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Бизнеска ярдәм итү буенча төрле институтлар эшли. Төбәктә кече аграр бизнес көчле потенциалга һәм үсеш ресурсларына ия.

Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсеБизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе


Саннарга күз салсак, 2024 елда республикада кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары саны 142 меңгә якын булган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 4,3% ка күбрәк. Урта предприятиеләр саны 7,5% ка арткан, ә үзмәшгульләр саны 41,3% ка артып, 263 меңгә якын кешене тәшкил иткән.
Башкортстан социаль эшмәкәрлекне үстерү буенча Русиядә алда бара – 2021 елдан 2024 елга кадәр БР Эшмәкәрлек һәм туризм министрлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү проектларына 203 млн. сумлык 433 грант бүлеп биргән.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм аны финанслау өчен 2024 елда 1 миллиард сум бүлеп бирелгән, шуның 445 миллионнан артыгы «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Муниципаль берәмлекләр республика бюджетыннан 100 миллион сум һәм җирле бюджетлардан 80,5 миллион сум акча алганнар. Субсидияләргә 485 кече эшкуарлык субъекты һәм 28 үзмәшгуль ия булган. Төбәк учреждениеләре 658 эшмәкәргә 3,2 млрд сумлык финанс ярдәме күрсәткән. “Минем бизнес" үзәкләре 13 офиста 15 меңнән артык хезмәт күрсәткән, 270 чара үткәрелгән һәм 19 мобиль офиска республика буенча чыгу оештырылган.
Узган ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларда «Эшкуарлык сәгате» форматында 3300 киңәшмә уздырылган, аларда 4300 проект каралган, 697се гамәлгә ашырылган, 1082 проект тормышка ашыру стадиясендә. 2024 елда 12 меңнән артык эшмәкәр ярдәм чараларыннан файдаланган, бизнеска ярдәм итү өчен 20 әһәмиятле чара оештырылган.

Чакмагыш районында да эшкуарлык ныклы адымнар белән алга бара.
Гамәлгә ашырылучы «Кече һәм урта эшкуарлык» гомумдәүләт проекты кысаларында фермер Булат Рәфыйков “Приоритетлы инвестиция проекты” грантын отып, райондагы “Чәрмәсән” кошчылык фабрикасына яңа сулыш өрде.

2015 елда Булат Рәфыйков Стәрлебаш авылында инкубатор һәм үстерү цехы сатып алган. Шул чордан аның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеге башланып китә. Вакыт узу белән җитештерү киңәя һәм эшкуар Чакмагыш районында «Чәрмәсән» кошчылык фабрикасына яңа сулыш өреп, анда эшчәнлеген җәелдерә. Әлеге предприятие бройлер чебиләр үрчетү һәм кош ите җитештерү белән шөгыльләнә. Кошчылык фабрикасында кулланыла торган технологияләр югары сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә. Биредә барлык җитештерү процесслары автоматлаштырылган. Цехта урнаштырылган уңайлы җайланмалар кош-корт үстерү өчен продукциянең яхшы сыйфатына йогынты ясый торган шартлар тудыра. 2023 елда беренче – цех, 2024 елда икенчесе эшли башлый.
Продукция «хәләл» стандартына туры килү сертификатына ия.
2023 елның февралендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» нәтиҗәләре буенча кошчылык фабрикасын үстерү проекты өстенлекле статуска ия була. Предприятиедә җитештерү куәтләрен реконструкциялиләр: амбар ремонтлана, юллар салына, скважиналар бораулана, яңа цех төзелә, чистарту корылмалары урнаштырыла.
“Булат Рәфыйков җитәкчелегендә предприятие төбәктә кош ите җитештерү күләмнәрен арттырды һәм яңа эш урыннары булдырды. Бүгенге көндә фабрика уңышлы эшчәнлек алып бара. Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бу юнәлештә муниципаль район хакимияте җитәкчелеге кече һәм урта бизнес алып баручыларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер”, – ди Чакмагыш районы бизнес-шерифы Рима Рим кызы Рәхимова.

Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Бизнеска ярдәм итү – республика үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас