Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләре, хезмәт алдынгылары һәм башкалар катнашты.
Җыелышны муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов ачты һәм алып барды. Иң тәүдә ул районыбыз агросәнәгать комплексының 2024 елдагы эшчәнлек йомгаклары һәм 2025 елга алда торган бурычлар буенча җентекле хисап тотты. Илгиз Фаил улы агросәнәгать предприятиеләрендә, хуҗалыкларда һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында һәр тармак буенча башкарылган һәм ирешелгән эшчәнлек буенча тулы анализ ясады. Һәр күрсәткечләр буенча тулы мәгълүмат бирелде һәм слайдлар белән озатылып барды.
Илгиз Фаил улы белдерүенчә, авыл хуҗалыгы тармагы районыбыз икътисадының төп тармагы булды һәм шулай булып кала да. Аның эшчәнлек нәтиҗәлелегенә тоташ районның икътисади һәм социаль тотрыклылыгы бәйле. Үз чыгышында республикада һәм районыбызда узган хуҗалык елында ирешелгәннәр белән таныштырды.
“Районның авыл хуҗалыгы тармагында алга таба да үсеш өчен мөмкинлекләр зур. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы аркасында 2024 елда җитештерелгән продукция күләменең шактый артуына ирештек. Барлыгы 6 млрд. 900 млн. сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 16,4% ка күбрәк. Районның тулай җитештергән продукциясе структурасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше 78,5% яки 5 млрд. 418 млн. сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында җитештерүчәнлек күрсәткечләре буенча «Герой» коперативы (8 млн. 673 мең сум), җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте( 6 млн.100 мең сум), «Победа», «Алга», «Заря» авыл хуҗалыклары алдынлыкны тота.
Үсемлекчелек продукциясенең өлеше гомуми күләмдә 45% тәшкил иткән, терлекчелек продукциясе – 55%. 2024 елны район хуҗалыклары 64,8% табыш белән төгәлләгән (2023 елда-48,6%). Табыш суммасы 1 млрд.923 млн. сум тәшкил иткән, үсеш – 48%.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә катлаулы, җиңел булмаган һава шартларында эшләргә туры килде. Моңа карамастан, басу батырлары лаеклы уңыш алуга иреште. Ашлыкның тулаем күләме 118 мең тоннадан артып китте. 8 мең 190 тоннадан артык көнбагыш җыелды, шикәр чөгендере 300 мең тоннадан артык җыелды.
2024 ел уңышы өчен район хуҗалыклары тарафыннан 1 га чәчүлек мәйданына 71 кг минераль ашлама кертелгән. Илгиз Фаил улы бу юнәлештә «Герой», «Байбулат», “Базы” хуҗалыкларын мактап телгә алды.
2024 елда хуҗалыклар тарафыннан 3 млрд.120 млн. сумлык терлекчелек продукциясе җитештерелгән, 1 млрд. 74 млн. сум табыш алынган, тармакның рентабельлеге 48,7% тәшкил иткән. Хуҗалыкларда сыер маллары саны 23 мең 496 баш тәшкил итә, шул исәптән савым сыерлары саны – 9020 баш, 2023 ел белән чагыштырганда 678 башка арткан.
Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада алдынгылыкны ычкындырмый. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 82 мең 509 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елдагы караганда 10% ка күбрәк. Район буенча сөт җитештерүдән 1 млрд. 45 млн. сум табыш алынган. Бер сыердан уртача 9 мең 146 кг сөт савылган – бу 2023 елга караганда 100 кг га күбрәк. 1 сыерга исәпләгәндә сөт җитештерү буенча «Герой» (12535 кг.), «Базы» (9365 кг.), «Байбулат» (8831 кг.) хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.
2024 елда ит җитештерү күләме 3% ка арткан һәм 3 мең 448 тонна тәшкил иткән. 3 мең 565 тонна ит сатылган – бу 2023 ел белән чагыштырганда 7% ка күбрәк. Сыер малларын үстерүнең барлык төркемнәре буенча уртача тәүлеклек артым 758 грамм тәшкил иткән, 2023 елга караганда 17 граммга күбрәк. «Герой», «Базы» һәм «Байбулат» хуҗалыклары терлекчеләре тәүлеклек артымны 800 граммнан артык алганнар.
2024 елда 500 млн. сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Машина-трактор паркын яңа заманча машиналар, куәтле тракторлар, лизинг һәм кредитлар буенча күпфункцияле универсаль машиналар сатып алу юлы белән яңарту, ресурсларны саклый торган авыл хуҗалыгы машиналары сатып алу, авыл хуҗалыгы техникасын нәтиҗәле куллану һәм саклау мәсьәләләрен киләчәккә максат итеп куйдылар.
2024 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 1 млрд.280 млн. сум тәшкил иткән. Инвестицияләрнең төп күләме «Базы» – 650 млн.сум, «Герой» – 380 млн. сум, «Байбулат» хуҗалыкларында – 115 млн. сум. 2024 елда ике өстенлекле инвестиция проектын гамәлгә ашырылган. «Базы» җәмгыяте һәм «Герой» кооперативында ашлык чистарту һәм киптерү цехлары файдалануга тапшырылган, сыер абзарлары, печән саклагыч, ашлыкны саклау һәм эшкәртү комплексы һәм башкалар төзелгән. Нариман авылында кошчылык фермасын реконструкцияләү буенча өстенлекле инвестиция проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы үсешенә 2024 елда 259 млн.сумлык тулаем продукция җитештергән крестиән-фермер хуҗалыклары да сизелерлек өлеш керткән. Район территориясендә 11 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшли.
“Бөртекле һәм кузаклы, башка культураларны 59 мең га мәйданда чәчүне планлаштырабыз. Бөртекле культуралар мәйданы – 39 мең гектар, техник культуралар – 14400 гектар, азык культуралары – 25600 гектар тәшкил итәчәк. Бүген барлык дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең һәм белгечләрнең төп тырышлыгы язгы кыр эшләрендә катнаша торган техниканы һәм агрегатларны әзерләүгә, ягулык-майлау материаллары, ашламалар туплауга һәм орлык материалын әзерләүгә юнәлдерелергә тиеш. Хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә телим. Бу мәсьәлә һәрвакыт белгечләр һәм җитәкче контролендә булырга тиеш, бигрәк тә кыр эшләре башлангач. Булган ресурсларны нәтиҗәле файдаланырга һәм заманча технологияләрне куллануга кертергә кирәк”, – дип басым ясады Илгиз Фаил улы.
Чакмагыш мәгълүмати-консультацияләр бирү үзәге җитәкчесе Урал Фәнил улы Әкбәров, район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы-баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин, баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов, район ветстанциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеевның чыгышлары да эчтәлекле һәм фәһемле булды.
Җыелыш ахырында бер төркем хезмәт алдынгылары Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Йомгаклау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады. “Механизаторлар һәм терлекчеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре һәм җитәкчеләренең уртак хезмәте нәтиҗәсендә быелгы ел да уңышлы булыр, дип ышанасы килә”, – диде ул.
Авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсановка ул күпьеллык намуслы хезмәте, белемле җитәкчелеге, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде һәм республика Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
“Районның агросәнәгать комплексы уңышларында сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз бәһалап беткесез. Сез яшьләргә яхшы остаз булырсыз һәм акыллы киңәшләрегез белән уртаклашуыгызны дәвам итәрсез. Тармак хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар телим”, – диде район җитәкчесе.