Моннан тыш үзмәшгульләр саны 41,3 процентка арткан, алар инде 263 меңгә якын.
Төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко бу тармакны үстерүнең икътисад торышының мөһим күрсәткече булуын ассызыклады. Былтыр кече һәм урта бизнес 593 меңнән артык кешене эш белән тәэмин итте. Ел нәтиҗәләре буенча икътисадның бу сегменты республика бюджетына 22 млрд сум салым түләгән.
Төбәктә мондый эшкуарлыкның үсеше дәүләт ярдәме чаралары нәтиҗәсендә мөмкин булды. Узган елда бизнеска ярдәмгә 1 млрд сум бүленгән, шул исәптән 445 млн сум – “Кече һәм урта эшкуарлык" проекты кысаларында. Шулай ук кече һәм урта предприятиеләр өчен субсидияләр, займнар һәм грантлар бар, муниципаль бизнес-шерифлар һәм «Минем бизнес» үзәкләре эшли.
Башкортстан Башлыгы эшкуарлык үсешендә уңай динамиканы билгеләп үтте һәм бизнесның идарә командасы белән турыдан-туры диалогының мөһимлеген ассызыклады.
2024нче елда республикада кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 142 меңгә якын булган, бу 2023 ел белән чагыштырганда 4,3 процентка күбрәк. Урта предприятиеләр саны 7,5 процентка арткан, ә үзмәшгульләр саны 41,3 процентка артып 263 меңгә якын кеше тәшкил иткән.
Башкортстан социаль эшкуарлыкны үстерү буенча Русиядә алда бара — 2024нче елда 618 берәмлек. 2021-2024нче елларда БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сәламәтлек торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү проектларына 203 млн сумлык 433 грант бүлгән. Республиканың кече һәм урта эшкуарлык секторында 593,3 мең кеше мәшгуль, бу милли проект буенча максатчан күрсәткечтән 20 процентка артык. Республиканың берләштерелгән бюджетына салым керемнәре 22 млрд сумга тиңләшкән.
2024нче елда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү өчен 1 миллиард сум бүленгән, шуның 445 миллион сумнан артыгы “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектын тормышка ашыруга юнәлтелгән. Муниципаль берәмлекләр республика бюджетыннан 100 миллион сумнан һәм урындагы бюджетлардан 80,5 миллион сум акча алганнар. Субсидияләрне 485 кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 28 үзмәшгуль граждан алган. Республика учреждениеләре 658 эшкуарга 3,2 млрд сумлык финанс ярдәме күрсәткән.
2025нче елда республика лизинг компаниясе һәм төбәк гарантия фонды активларын арттыру, шулай ук эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү һәм инвесторлар эзләү өчен бизнес-шерифларның эшчәнлеген көчәйтү планлаштырыла.
Эшкуарлыкны, җитештерү тармакларын үстерү, район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү Чамагыш районы җитәкчелеге эшчәнлегенең төп максатларының берсе булып тора. Бу уңайдан даими уздырылган “Эшкуарлык сәгатьләре”нең роле зур. Бизнес проектларын тормышка ашыру яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирә.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында бизнес-шериф Рима Рәхимова белән әңгәмә барышында аның кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар турындагы фикерен белә алдык. Ул эшкуарларның тормышын җиңеләйтү һәм икътисад үсешен стимуллаштыру өчен нинди адымнар ясалуы турындагы мәгълүмат белән уртаклашты. Фикер алышуның төп темаларының берсе бизнесның төрле өлкәләренә юнәлтелгән программалар һәм инициативаларның төрлелеге булды. Эш башлаучы эшкуарларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелүен билгеләде ул. Бизнес-шериф стартаплар һәм кече предприятиеләр өчен грантлар, субсидияләр һәм ташламалы кредитлар бирә торган программалар турында сөйләде.
“Дәүләт, бизнес һәм җәмгыятьнең уртак тырышлыгы эшкуарлыкны үстерү һәм икътисадны ныгыту өчен уңай шартлар тудыра”, – ди Рима Рим кызы.
Районыбызның “Родник” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2018 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Кооператив рәисе Алмаз Рабис улы Гәрәев «Гражданнар инициативаларына нигезләнгән керемнәр җитештерү проектларын гамәлгә ашыру өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү» программасында катнашып, 3 млн. сум күләмендә грант алуга ирешә. Аны ул металл каркаслы бина төзүгә куллана.
2023 елның апрелендә кооператив пайчыларга һәм район халкына хезмәт күрсәтү өчен “МТЗ 82.1” тракторы сатып ала. Июнь аенда ук кооператив рәисе төбәк проекты кысаларында трактор сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга 970 000 сум акча ала. Кооператив бүгенге көндә 14 пайчыны берләштерә. “Кооперация актив кешеләрне эшлекле рәвештә берләштереп, ялгыз гына тормышка ашырып булмый торган мәсьәләләрне системалы рәвештә хәл итәргә мөмкинлек бирә”, – ди Алмаз Рабис улы.