ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
17 март 2025, 06:35

Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне районыбызда быел зурлап билгеләнде.

Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләндеРайоныбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде


 Район мәдәният йортында узган бәйрәм чарасы барышында аеруча зур хезмәт уңышларына ирешкән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары тапшырылды.
“Сез халыкның тор¬мыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә күпкырлы эшчәнлек алып барасыз, һәр йортны су, җылылык, электр белән тәэмин итүдә, шулай ук, көнкүреш калдыкларын җыюда, канализация хез¬мәте күрсәтүдә өзеклекләргә юл куймыйсыз, авырлыкларга карамастан, үз бурычыгызны намус белән үтисез. Күп очракта ял көннәре белән дә исәпләш¬мисез. Сезнең тырышлыгыгыз нәти¬җәсендә район үзәге күзгә күренеп яхшыра, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә. Киләчәктә дә коммуналь объектлар өзлексез эшләп, район үзәге халкы ихтыя¬җларын канәгать¬ләндерү буен¬ча эзмә-эзлекле эшчән¬лек алып барырсыз, тармак алдында торган бурычлар¬ны уңышлы башкарырсыз, дип ышанам”, — диде район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.
Үз чыгышында ул тар¬макта ел әйләнәсенә башкарылган эшләргә йомгак ясады, хезмәт уңыш¬ларына ирешүчеләрне исем¬ләп телгә алды, шулай ук алда башкарылачак эшләргә дә тукталып үтте. Район җитәкчесе тармакта эшләүчеләргә махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә гуманитар олаулар җыюда һәрдаим ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен җаваплылыгы чикләнгән “Торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең кадрлар буенча инспекторы Илвера Радик кызы Арсланова, “Чакмагыш электр челтәрләре” унитар предприятиесенең водителе Илдар Җәүдәт улы Вахитов, Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе мастеры Ринат Фәнил улы Гыйззәтуллин муниципаль районның Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларына җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү һәм су җибәрү бүлеге начальнигы Рәдиф Рәшит улы Габдуллин, “Чакмагыш электр челтәрләре” унитар предприятиесенең чистарту корылмалары операторы Рәдис Миңнулла улы Макулов, җаваплылыгы чикләнгән “Торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте диспетчеры Физалия Фәргать кызы Мөсәлләмова, “Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе”нең слесарь-электригы Рафинат Әхмәтхан улы Мөхәммәтдинов, “Чакмагыш электр челтәрләре” унитар предприятиесенең водителе Илдар Фоат улы Фазлыев лаек булды.
Бәйрәм чарасы район мәдәният йорты хезмәткәр¬ләре әзерләгән зур концерт белән тәмамланды. Район¬ның сәнгать осталары башкаруында моңлы җырлар һәм дәртле биюләр бәйрәм кәефе өстәде.

Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас