ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
19 март 2025, 10:20

Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү тәмамлану сызыгында.

Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиешТехника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш


Язгы кыр эшләренә әзерләнүдә төп бурычларның берсе – авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, әзерлек сызыгына кую.
Республика Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе графигына ярашлы, район авыл хуҗалыгы предприятияләрендә ел саен язгы чәчүгә чыгар алдыннан машиналарга техник күзәтү оештырыла. Операциянең максаты – техник торышның билгеләнгән таләпләрен үтәүне, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар, шулай ук теркәү һәм рөхсәт итү кагыйдәләрен эксплуатацияләгәндә техник торышы, хәрәкәт хәвефсезлеге, әйләнә-тирә мохитне саклау техникасы һәм хәвефсезлеге таләпләрен үтәүне тәэмин итү.
19 мартта Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең район буенча баш инженер-инспекторы Финат Вәсим улы Сәетов, муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Рөстәм Зәйдуллин, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Чакмагыш районы буенча әйдәүче инженер-инспекторы Илнур Мидхәт улы Гафаров, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Алик Фидрат улы Гайсин графикка ярашлы “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы базасында язгы басу эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген тикшерде.
Техник тикшерү вакытында водительләрнең техника төренә туры килгән документлары, үзйөрешле машинаның теркәлү таныклыгы һәм башкалар тикшерелде. Техникаларның техник торышы: сигнал, яктырткычлар, тормоз системасы, руль төзеклелеге тикшерелде. Хезмәт хәвефсезлеген саклау таләпләренә аерым игътибар бирелде.
Бүгенге көнгә җаваплылыгы чикләнгән "Базы"авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте, “Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе, "Победа", “Заря” авыл хуҗалыкларында техника язгы кыр эшләренә тиешле дәрәҗәдә әзер.
Быел яз иртә килү сәбәпле, туфракны кыр эшләренә вакытында әзерләргә һәм чәчү эшләрен оптималь срокларда башлау мөһим. Тәҗрибәле авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре куелган бурычларны вакытында үтәр, дип ышанабыз.

Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Техника язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас