Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, авыл хуҗалыгы буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин, хуҗалыклар рәисләре, баш инженерлары, баш агрономнары,авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары башлыклары, башкаладан агротехник предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнашты. Җыелучылар иң тәүдә машина-трактор паркы мәйданында язгы басу эшләренә җәлеп ителәчәк техника һәм агрегатлар әзерлеге белән танышты, артабан ашлык саклагычта чәчү материалын эшкәртүдә файдаланылучы препаратлар, орлыкларны әзерләү процессы белән якыннан танышты. ( Бу хакта тулы материалны "Игенче" гәзитенең чираттагы санында укырсыз.)